«Ак калфак» оешмасының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова Удмуртиядә булды
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиягә сәфәр кылды.
Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды.
Делегация вәкилләре 31 Татарстан районнарынан, 7 Россия төбәкләреннән килгән.
«Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган күчмә утырыш татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашуга багышлана.
Әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының райондагы җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев