Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Ак Барс- Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында семинар узды

Бүген авылда

Ашламалардан эремә ясаганда суның җылынган булуы шарт.  “Ак Барс- Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында узган семинарда шул хакта сөйләштеләр.

Семинарда район башлыгы Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов һәм белгечләре, район хуҗалыклары һәм КФХ җитәкчеләре, агрономнары катнашты. Сүз үсемлекләрне саклау, тукландыру вакытында ашламаларның тәэсир итүчәнлеген оптималь дәрәҗәгә күтәрү турында барды.

–Ашламалар алуга бик күп чыгымнар сарыф ителгәндә, аларның нәтиҗәле булуы да бик мөһим,-диде семинарны ачып район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов.

Семинарда катнашучылар башлап Яңа Кәкерле филиалында минераль ашламаларның ничек кулланылышы белән таныштылар. Филиалда эремә катнашмасы ясау өчен өч цистерна җайлап куелган. 50 тонна сыеклык сыйдырышлы ике цистерна су тутырып куеп җылыту, 25 тонна сыйдырышлы бер цистерна исә эремә ясау өчен кулланыла. Шулай итеп, биредә тәүлегенә 750-1000 гектарны тукландырырга җитәрлек эремә әзерләнә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Фәнил Хәлимов әйтүенчә, түбән температуралы, ягъни салкын суда препаратлар акрын эри, яисә бөтенләй эреми дә. Препаратларның суда эрүе өчен оптималь булган температура +10-+16 градусны тәшкил итә.

– Артезиан коеның салкын суында эретелгән препаратларның нәтиҗәлелеге дә 50 процентка кадәр кими, -диде белгеч. – Ә менә мондый эремә ясау җайланмаларын булдыру суның җылынуын тәэмин итә һәм җиргә кертелгән препаратлардан нәтиҗә дә күпкә яхшырак була.

Үзенең чыгышында белгеч, шулай ук, суның катылыгы, әчелеге югары булганда ни эшләргә кирәклегенә дә тукталды. Су оптималь температурага кадәр җылына алсын өчен, эремәне ике көнгә җитәрлек күләм исәбеннән ясарга кирәклеген дә ассызыклады.

Район башлыгы Марат Гафаров мондый җайланмаларны һәр хуҗалыкка да, мөмкинлекләреннән чыгып, булдыру һәм программада катнашу бурычын куйды.

Семинарда шулай ук көзге культураларны карау һәм аларның нормаль кышлавын тәэмин итү темасы да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев