“Җәяүле» операциясе бара
Татарстанда, шул исәптән Чүпрәле районында да, 20 нче октябрьдән “Җәяүле” чарасы старт алды һәм ул 29 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәләренең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Күпчелек очракта бу киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр аркасында килеп чыга. Һәр дүртенче тапкыр диярлек җәяүлеләрне бәрдергән урында урам-юл челтәрен карап тоту кагыйдәләрен бозулар ачыкланды.
“Җәяүле” операциясе барышында профилактик чаралар үткәреләчәк, яктылыкны кайтаручы элементлар булуга аеруча игътибар биреләчәк.
- Операция үткәрү чорында җәяүлеләр кичүендә кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләргә зур игътибар биреләчәк. Моннан тыш, тиешле булмаган урында юл йөрү өлешен кисеп үтүче җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырачакбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрдә игътибарсыз калмаячак, шулай ук яктылыкны кайтару элементларын йөртүгә игътибар юнәлтеләчәк, - ди бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев