Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды

Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.

 

Бүген, 4 мартта, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче  Административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелек итте.

Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды: аларның  дүртесе Иске Чүпрәле авыл җирлегенә кергән Иске Чүпрәле авылыннан булса, икесе Иске Элмәледән иде. Әлбәттә, утырышка кунакка чакырмыйлар, анда төзекләндерү буенча тәртип бозучылар чакырыла. Мондый тәртип бозучыларга карата протоколлар төзелә һәм алар буенча комиссия карар чыгара.

Комиссия каравына мунчадагы яисә өйдәге башка юынтык суларны насос белән урамга агызучылар да, эт асрап та, аларны бәйдә тотмыйча, урам иркенә җибәрүчеләр дә, йортларындагы карларын урамда кешеләр һәм машиналар йөрүче урамга чыгарып түгүчеләр дә чакырылган иде.

Комиссия членнары төзелгән протоколлар буенча һәр эшне җентекләп өйрәнеп, үзләренең карарларын чыгардылар.

Реклама

Тик кайберәүләр протокол төзелүгә дә, административ комиссиягә чакыруга да игътибар бирмиләр, хәтта административ комиссиягә килүне дә кирәк дип санамыйлар. Әмма комиссия каршына килмичә генә җәзадан котылып калу мөмкин түгеллеген генә аңламыйлар алар. Комиссиягә киләсеңме, юкмы, мондыйларга карата комиссия барыбер үз карарын чыгара. Мәсәлән, Иске Чүпрәле авылыннан В.С., С.Г., Иске Элмәледән А.Б, В.К.га карата шундый алым кулланылды һәм “беренче очрак” дип икешәр мең сум штраф салды.

Әйтергә кирәк, этләр проблемасы районда инде авыл җыеннарында да күтәрелгән иде. Бәйдә булмыйча, урам иркендә йөргән этләрнең хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрелүгә дә карамастан, аларның кайберләре әле дә булса этләрен бәйгә куярга ашыкмыйлар, алар һаман да булса урамда, кешеләргә ташланып, машиналар артыннан өреп чабуларын дәвам итәләр. Ә бит безнең урамда өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да йөри. Этләр менә аларга аеруча зур куркыныч тудыралар. Биредә район халкына мөрәҗәгать итеп, эт асрыйсың икән, аны бәйдә тот, диясем килә. Чөнки мондыйларга карата закон да катгый хәзер, штрафлар салу каралган. Комиссия тарафыннан да этләрен урам иркенә куючы өч гражданга карата беренче очракка минималь сумма - икешәр мең сум штраф салынды.

Юынтык суларны да теләсә кайда агызырга ярамаганын күптән аңларга вакыт та бит райондашларга. Әмма, әйдә ярар әле, бәлки күрмәсләр, берни дә булмас әле диючеләр күбәйде шул хәзер. Ә ул урамга агызылган юынтык суларның шакшы исен үзең генә түгел, күршең дә, урамнан үтеп китүчеләр дә сулый бит. Һәм, әлбәттә инде, халыктан шикаять тә керә. Менә шундыйларга карата да җәза штраф төрендәге җәза бирелде комиссия тарафыннан. Ә менә шундый тәртип бозулар белән тагын бер тапкыр “эләгәсең” икән инде, бу юлысы инде штраф суммасы да икеләтә арттырылып биреләчәк. Әлеге сумма инде кесәңне шактый юкартачак. Шуңа да ниндидер гамәл кылыл алдыннан, бу закон кысаларына сыямы, юкмы икәнен уйларга кирәктер башлап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев