Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Абау, тагын «африка чумасы»

Ульяновск өлкәсе дәүләт ветеринария хезмәте 2019 елның 9 июлендә  Ульяновск өлкәсе Барыш районының Сурские Вершины авылында дуңгызларда африка чумасы  ачыклануы хакында хәбәр итә.

Дуңгызларда африка дуңгыз чумасы – аеруча куркыныч, кискен, вирус авыруы дип санала. Россиядә беренче тапкыр ул 2008 елда теркәлгән иде.

 Вирус кыргый һәм йорт шартларында асралучы дуңгызларга, токымнары һәм яшьләренә бәйсез рәвештә, елның теләсә кайсы вакытында йогарга мөмкин. Шул ук вакытта, ул кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

Авыру  бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур матди зыян китерә. Вирус йоккан очракта   дуңгызларның 100 % ы да һәлак була. Дәвалау тыела, авыруга каршы вакцина әлегә уйлап табылмаган.

Әлеге авыру еш кына хайваннарны дөрес тәрбияләмәүдән,  йорттагы  азык-төлек калдыкларын,  шулай ук термик эшкәртү узмаган катнаш азык  продуктларын ашатудан барлыкка килә.  Авыруны  өй һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр тарата.

Авыруның Билгеләре:

Малларның тән температурасы 420 ка кадәр күтәрелә, буылу, ютәлләү барлыкка килә, аппетит югала, паралич өянәге  күзәтелә, тәндә  шәмәхә-кызгылт  тамгалар барлыкка килә. Авыру хайван 4-5 көн эчендә үлеп китә. Үлгән хайваннарның түшкәләрендә вирус 2 айдан үлә, туңдырылган түшкәләрдә – 6-10 елдан.

кисәтү Чаралары:

–дуңгызларны чыгарып йөртмәскә;

–африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-экономик, һәм күчмә элемтә булдырмаска;

–дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә бу тармакны «ябык» эш режимына күчерергә;

–дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;

–азыкны «Африка чумасы» күзәтелгән төбәкләрдән алмаска;

–хайваннарга азык калдыкларын 80 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска;

–дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;

–дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенмичә читтән дуңгызлар алып кайтмаска, дуңгызларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә һәм ветеринария белгечләре тарафыннан башкарылачак башка эшкәртүләргә китерергә;

–авыруга  шик туган очраклар турында да  райондагы ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә.

Адресы:  Иске Чүпрәле авылы, Сабатнуй мәйданы урамы,  14. Телефон: 2-24-77.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев