9 май - Чүпрәле районында: митинг, Җиңү парады, "Үлемсез полк", салют
Программа
8 май көнне Чүпрәле районының барлык авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар, концертлар, тантаналар узачак.
9 май көнне Иске Чүпрәле авылында 9.00 сәгатьтән:
- Митинг-бәйрәм гадәттәгечә һәлак булган солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алу белән башланачак. Үзәк паркта Мәңгелек утка чәчәкләр бәйләмнәре, веноклар салыначак.
- Бәйрәм парады-Үзәк мәйданда.
- Тантаналы концерт-Амфитеатрда. Концерт «Җиңү вальсы»акциясеннән башлана.
- Кыр кухнясы-Үзәк урамда.
Үлемсез полк «акциясе»:
- Башлана 15.00 сәгатьтә. Йөреш Петр Дементьев исемендәге парктан башлап, Үзәк урамга кадәр булачак. Паркка җыелу вакыты 14.30 сәг.
- Йөреш тәмамланганнан соң Мәңгелек ут янында Җиңү җырлары яңгыраячак, акциядә катнашучылар үзләренең туганнарының һәм якыннарының сугыш хатирәләре турында сөйләячәкләр.
Бәйрәм салюты 9 майда 22.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев