Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

9 айда Татарстанда балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

6 бала һәлак булган, 367се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аларда 6 бала һәлак булган, 367се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 46,4 процентында балалар катнашкан.  11 юл-транспорт һәлакәтендә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Анда 2 бала үлгән һәм унысы тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балаларның үлү очраклары Чистай һәм Түбән Кама районнарында теркәлгән. Җәяүле балалар катнашында булган 139 юл-транспорт һәлакәтендә 143 бала имгәнгән. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене бәрдерүнең 23 очрагында 25 бала тән җәрәхәте алган. Велосипедта йөрүче балалар катнашында 43 юл һәлакәте теркәлгән, аларның барысы да төрле дәрәҗәдә имгәнү алган.

Әлеге мәгълүматларны безгә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов бирде.

Күргәнегезчә, әлеге саннар ата-аналарга да, балалар иминлеге өчен җаваплы хезмәт башкаручыларга да тынычлык бирми. Шунысы да мөһим, балаларның имгәнү очракларының күп өлеше аларның каникул вакытларына туры килә. Һәм,  менә тиздән, яисә 2 – 8 ноябрь көннәрендә балалар янә каникулда булачак. Көзге каникулларның көннәр кыска вакытка туры килүе белән дә үзенчәлекле. Бу вакытта машина йөртүченең юлга чыккан җәяүлеләрне күрү мөмкинлеге бермә-бер кими. Шуның өчен балаларга яктылык кайтаргыч элементлы кием кидертү мәҗбүри санала.

–Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу максатыннан, республика буенча «Игътибар – балалар!» операциясе уздырылачак. Операция барышында балалар белән очрашулар күздә тотыла, руль артындагыларны контрольгә алу көчәйтеләчәк. Әмма балаларны мәктәп яки полиция генә саклап бетерә алмый. Аларның иминлеге хакында ата-аналар да нык уйлансыннар иде, - ди Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев