Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

8 сентябрь – Чүпрәле районында игелекле эшләр көне

“Бер игелекле эштән соң – икенчесенә”

Бүген чүпрәлеләр алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына  депутатлар сайлаулар белән берлектә “Көзге игелек атнасы” хәйрия акциясе кысаларында оештырылган “8 сентябрь – районда игелекле эшләр көне”ндә дә катнаша.

Югары Каракитә авылында яшәүче Нәүметовлар гаиләсе бу уңайдан безгә менә нәрсәләр сөйләде:

“Бер игелекле эш үз артыннан икенчесен дә эшләргә чакыра бит ул. Иртән иртүк сайлау участогына барып, хокукыбыздан файдаланып сайлап кайттык, -диләр. – Нигә иртән-иртүк дисәгез, аяз көннәрнең һәр минуты кадерле авыл кешесе өчен – күбесе бәрәңгесен чүпли, кишер, чөгендерен казып ала. Сайлаудан кайтуга ук без дә шушы эшкә керешкән идек – быелгы уңышка хәйран калырлык! Бу кадәр кишер, аш чөгендере үз гаиләбез өчен генә бик күп – район үзәк хастаханәсе ашханәсенә китерик дидек. Бер игелекле эш икенчесен эшләүгә тарта, диюем шуннан, -ди хуҗабикә ханым Фирүзә Нәүметова.

Бу көнне, шулай ук, волонтерлар да районның өлкән яшьтәге кешеләренә сайлау участокларына килергә булыштылар, аннан өйләренә кайтарып куйгач, ялгызларга үзләренә генә башкарып чыгарга кыен булган эшләрне эшләштеләр: бакча казыдылар, җыелып бетмәгән көзге уңышны җыеп бирделәр, ишек алларын рәтләделәр һ.б.

Ә менә Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1369 сайлау участогында район үзәк китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан «Игелекле эшләр ромашкасы» тәкъдим ителде. Анда һәр ромашка таҗында нинди игелекле эшләр эшлэәргә  кирәклеге язылган.

- Миңа ромашка тыҗындагы игелекле эшләрдән: «Авыру балага ярдәм итәргә, 55 41 номерына СМС җибәрергә» дип язылган иде. Мин кичекмәстән, шулай эшләдем дә, - ди Иске Чүпрәле күппрофильле лицее педагогы Әлфинур Әмирханова.

Районда бу сәгатьләрдә “Игелекле эшләр көне”ндә ярдә итү эшләре дәвам итә.

Йомгаклап әйткәндә, Чүпрәле районында бу көн сәяси һәм эшлекле активлык шартларында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев