Реклама
Көн вакыйгасы
28 октябрьдә Яңа Чүпрәле авылы зиратында өмә узачак
Хөрмәтле яңачүпрәлелеләр!
Соңгы көннәрдә авыл зиратын тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды. Әллә ничә дистә еллар үсеп утырган агачлар кисеп каберлекләр территориясеннән чыгарылды. Зират өсте ачылып калды. Мондый эшләр башкарганда авылдашларның да ярдәме кирәк. Чөнки сынык ботаклар, чыбык – чабыклар тирә якка чәчелеп каберлекләр өстенә дә төшә. Шуңа күрә һәр авылдашыбыз үзенең кадерле кешеләре җирләнгән кабер өсләрен чистартса бик әйбәт булыр иде. Шул максаттан киләсе якшәмбе – 28 октябрь көнне зират өстендә өмә үткәрүне планлаштыртык. Иртәнге 9 сәгатьтә эшне башлыйбыз һәм үзләренең әби – бабалары, әти – әниләре, гомумән якын кешеләре рухына битараф булмаган авылдашларыбызның актив катнашуына ышаныч белдерәбез.
Данир Шәрәфетдинов, авыл мәчете имамы.
Җәүдәт Мөдәрисов, ветераннарның авыл советы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев