Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

26 сентябрьдә “Татарча диктант” узачак

Диктант  „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда укылачак.

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак.

Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акция онлайн форматта узачак. Диктант  „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда укылачак.

Шулай ук,  санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, диктант язарга теләүчеләр өчен махсус мәйданчыклар оештырылачак. Районда мондый мәйданчыклар белем бирү учреждениеләрендә, Иске Чүпрәле авылындагы үзәкләштерелгән китапханәдә, “Созидание” яшүсмерләр клубында булдырылачак.  

Реклама

Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр  телевизор экраннары аша, я булмаса, diktant.tatar сайтына кереп трансляциягә кушылырга мөмкин. Язган эшне фотога төшереп,  tatarchadiktant@gmail.com электрон адресына һәм 8 953-483-77-11 ватсап номеры буенча җибәрергә, шулай ук, мәйданчыкларда оештыручыларга тапшырырга мөмкин.

Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X