Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне: Чүпрәледә митинг узды, шәмнәр кабынды

1992 елга кадәр Бөек Ватан сугышы башланган көн рәсми истәлекле дата булмаган.

1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.

Әлеге тарихи вакыйга алдыннан ел саен кичен Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясе үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

21 июнь нәкъ 21.00 сәгатьтә район җитәкчеләре, волонтерлар, оешма-предприятие хезмәткәрләре, ил азатлыгы өчен канкойгыч сугышта гомерләрен кызганмаган якташларыбыз истәлегенә  Дан һәм хезмәт монументы алдында шәмнәр кабызды.

22 июнь иртәсендә исә Кайгы һәм Хәтер көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

-Моннан 80  ел элек тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал алды. Илебезне дошманнан саклау өчен районыбыздан фронтка 14 меңнән артык кеше китте, шуларның яртысына гына туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булды.  Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан!-диде район Башлыгы Марат Гафаров.

 

Реклама

Белешмә

1992 елга кадәр Бөек Ватан сугышы башланган көн рәсми истәлекле дата булмаган. РФ Югары Советы Президиумының 1992 елның 13 июлендәге карары белән ул Ватанны саклаучыларны хәтерләү  көне дип игълан ителде. Россия Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы белән аның исеме Хәтер һәм кайгы көненә үзгәртелә.

2007 елның 24 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин "Хәрби дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында" гы законга үзгәрешләргә кул куйды, алар нигезендә истәлекле даталар исемлегенә яңа – 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн (1941 ел) кертелгән иде.

2020 елдан башлап Россиядә Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия бер минутлык тынлык игълан ителә. Ул Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә илнең барлык төбәкләрендә дә уза.

Хәтер һәм кайгы көнендә 2009 елдан башлап ел саен "Хәтер шәме" акциясе үткәрелә – бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә шәмнәр кабына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев