Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә

Беренче тапкыр бәйрәмне 2000 елда билгеләп үттеләр.

Бу көнне һәркем үз туган телебезгә карата булган мөнәсәбәт турында уйланырга тиеш. Тел бит ул – халык мәдәнияте. Башка телләр белән танышу дөньяның ничек кызыклы һәм төрлелеген аңларга ярдәм итә.

Галимнәр фикеренчә, телләр барлыкка килгән, югалган, әмма бу кадәр ттелнең тиз югалуы беркайчан да күзәтелмәгән.

Россия-күпмилләтле дәүләт. Бүгенге көндә, ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Россиядә 139 тел куркыныч астында, һәм аларның 20се үле дип табылган. Ел саен уртача ике тел юкка чыга.

Чүпрәледә 16 милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы йортында а дүрт вәкиллек оештырылган: татарлар, чувашлар, руслар һәм үзбәкләр.

Нәкъ менә тел ярдәмендә халыклар традицияләре яши, дөньяны танып белүгә кызыксыну уяна. 

Башка телләрне белү дә кирәк, туган телне онытмаска, сакларга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев