Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

21 февраль - Халыкара туган телләр көне

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә.

ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.

Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә.

Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

ТЕЛЛӘР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Телләрнең күплеге ягыннан Папуа-Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган.

Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.

Дөньяда иң сирәк аваз – “рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый.Дөньяда иң киң таралган аваз – “а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.

Африкада яшәүче бушменнар телендә чиртү тавышына охшаган аваз бар.

Иң күп тел белүче дип 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән, тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.

Хәзерге вакытта дөньяда 65 алфавит билгеле. Алар арасында иң күп авазлысы – кхмер теле алфавиты. Ул 72 аваздан тора.

Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.

Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә.

Ә менә абхаз теле 2 сузыктан гына файдалана.

Иң кыска фамилия Кореяда таралган. Ул О хәрефеннән генә тора. АКШның телефон белешмәләрендә дә мондый фамилия 50 дән артык очрый.Азиядә иң киң таралган фамилия – Чан. Бу фамилияне 100 миллионнан артык кытай кешесе йөртә. Бөекбританиядә иң күп таралган фамилия дип Смит фамилиясе санала. Бу фамилияне 650 мең кеше йөртә.

Чүпрәледә элек-электән татарлар һәм чуваш халкы дус – тату яшәгән, бүгенге көндә гореф-гадәтләрен барлап, мәдәниятенә, теленә булган хөрмәтне яшь буынга тапшыруда зур эш алып барыла. Шулай ук, районда аз күләмле санда рус, үзбәк һәм башка милләт халкы да яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев