Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

21 февраль-Халыкара туган тел көне

Туган телем-иркә гөлем! Бу сүзләрне без башыбызны күтәреп,горурланып әйтәбез.

 

Горурланырлык та шул,Тукае,Җәлиле,Сәйдаше,Туфаны ..булган горур милләт балалары бит без.

 Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз.

Без дә шул уңайдан,бакчада балалар белән татар халкының йолаларын, ,мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә тәшереп уздык.Аннары татар халкының милли киемнәре,милли бизәк үрнәкләрен карап үттек.Татар халкының милли ашлары дигән презентация карадык.Татар халкы гомер-гомердән тәмле пешергән,тәмле ашаган.Соңыннан рәхәтләнеп үзебезчә көлешеп,сөйләшеп утырдык.Ә татар халкы уеннары уйнаудан да кызыгы булмагандыр..

Лилия Басырова, Мунчәли балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев