Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2021 елда  Чүпрәле мәктәпләрендә дүрт «Үсеш ноктасы» ачылды

“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге иң беренчеләрдән булып 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә барлыкка килде. Аннан Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә ачылды.

2021 елда «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә дүрт белем бирү учреждениесендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре булдырылды.

Проект Яңа Уби, Түбән Чәке, Иске Кәкерле һәм Уби белем бирү учреждениеләрендә  тормышка ашырылды. Әлеге мәктәпләрдә барлыгы 3 млн 480 мең сумга  биология, химия, физика кабинетлары яңартылды. Кабинетлар өчен лаборатор тәҗрибәләр, дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды.

Түбән Чәке урта мәктәбе директоры урынбасары Азат Садыйков «Үсеш ноктасы» кабинетларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

–Әлеге илкүләм проект ярдәмендә безнең мәктәптә биология, химия һәм физика кабинетлары төзекләндерелде. Бүгенге көндә лаборатор дәресләр үткәрү өчен җиһазлар кайтты. Балалар төрле экспериментлар, тикшеренүләр үткәрә, алган белемнәреннән нәтиҗәләр ясый, аларны анализлый. Әлбәттә, дәресләрнең шундый бай эчтәлекле узуыннан  укучылар да зур тәэсир алалар, белемнәре ныгый.

Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Дементьев Петр Васильевич исемендәге Уби урта мәктәбе директоры Светлана Хованская, шулай ук, яңа кабинетлар һәм җиһазлар ярдәмендә укучыларда биология, химия һәм физика кебек фәннәргә кызыксынучанлыклары тагын да артты, дип билгеләп үтте.

–Илкүләм проектның нәкъ безнең мәктәптә гамәлгә ашыруга бик шатландык. Бу дәресләрне төрлеләндерүгә ярдәм итте. Чөнки моңа кадәр мәктәптә лаборатория тикшеренүләре һәм төрле экспериментлар үткәрү өчен кирәкле җиһазлар юк иде. Моннан тыш, 10-11нчеләрдә химия-биология  фәннәре буенча профиль белем бирү алып барыла. Мәктәпне тәмамлаучылар да күбрәк химия һәм биология буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар һәм медицина юнәлешендәге  һөнәрләрне сайлыйлар. “Үсеш ноктасы“ проекты укытучыларга да, укучыларга  замана белән бергә атларга, үсәргә ярдәм итә,- дип уртаклашты директор.

Мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов сүзләренә караганда, Чүпрәле районында «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты алты белем бирү учреждениесендә тормышка ашырылган.

–“Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге иң беренчеләрдән булып 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә барлыкка килде. Аннан Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә ачылды.  Киләсе елда проектны башка мәктәпләрдә гамәлгә кертү күздә тотыла,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев