Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2020 елгы халык санын алуга Чүпрәле районында әзерлек эшләре бара

2020 елда халык санын исәпкә алу булачак

2020 елның октябрендә Россиядә барыбыз өчен дә мөһим булган  сәяси чара –Бөтенроссия халык санын алу үтәчәк.

Бөтенроссия халык санын алу – ул илебездәге халык саны, аның структурасы, милли һәм тел составы, белем дәрәҗәсе турында рәсми мәгълүмат. Тарихи чыганакларга  караганда, Россия территориясендә халыкны беренче исәпкә алу, салым күләмен билгеләү максатыннан 1245 елда  үткәрелгән булган.

Халык арасында  дәүләт ревизияләрен башлау чоры  Петр I тарафыннан 1718 елның 26 ноябрендәге Указы белән, билгеләнә. Алар  «халык исәбен алу» дип атала һәм анда беренче тапкыр  ир-атлар гына түгел, ә хатын-кызлар да исәпкә алына.

Россия империясендә беренче һәм бердәнбер халык санын алу  1897 елның 9 февралендә (28 январь) үткәрелә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң  халык санын алу 1920 елда,  СССРда исә – 1926, 1939, 1959, 1970, 1979, 1989 елларда, Россиядә  2002 һәм 2010 елларда  узды. 

Халык саны һәм составы турында мәгълүмат дәүләткә барлык дәрәҗәдәге бюджетларны формалаштыру өчен кирәк. Аның нигезендә Россиянең социаль-икътисади үсеш параметрлары исәпләнә. Моннан тыш, халык санын алу мәдәни-тарихи әһәмияткә ия. Халык санын алу мәгълүматлары бәрабәренә, киләчәк буыннар безнең ничек яшәвебезне 2020 елның октябрендә төшерелгән иске фоторәсемнәр кебек беләчәк. Шуңа күрә дә, киләчәк буыннар өчен калдырыла торган мәгълүмат дөрес булсын өчен, Бөтенроссия халык санын алуда һәр  кеше катнашсын иде.

2020 елгы халык санын алуга Чүпрәле районында да әзерлек эшләре бара.

–Чүпрәле муниципаль районы башлыгының 2019 елның 4 сентябрендәге карары белән районда  Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде, аның составына  7 эшче төркем керә. Регистраторлар торак пунктлардагы урамнар һәм йортлар исемлеген барлап, тикшереп чыктылар,-ди райондагы халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил   Андриан Борисов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев