Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2020 елда Чүпрәленең 7397 кешесе социаль ярдәм алган

1993 елдан бирле 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә декабрь аеның беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак уза

Игелекнең чиге юк

Чүпрәле районында исә ункөнлек сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, инвалид балаларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә-сату оештыру белән башланып китте. Күргәзмәдә 300дән артык кул эшләнмәсе урын алган иде. Әлеге чара район мәдәният йортында узды.

Җылы оекбаш, бияләйләр, үрелгән челтәрләр, бизәү әйберләре  – ярминкәнең чын бизәге булды. Әйтергә кирәк, кул эшләнмәләре һәркемне сокландырды һәм сәүдә залыннан беркем дә буш кул белән китмәде. Чөнки һәр кеше белә – сатудан кергән акчалар балаларның үзләренә кайтачак. Әлеге күргәзмәне оештыруга районның халыкны социаль яклау үзәге, мәктәпләр хезмәткәрләре зур өлеш керткән. Кул эшләнмәләрен дә сатып алучыларга алар тәкъдим итте.

Лилия Сабитова, социаль яклау үзәге хезмәткәре:

 – Мондый ярминкәләр районда ел саен оештырыла. Мәктәпләрдәге түгәрәкләрдә, өйләрендә дә сәламәт-лекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр, шул исәптән балалар да, махсус шушы күргәзмәгә дип оекбашлар, шәлләр бәйлиләр, бисердан төрле сувенирлар ясыйлар. Бер яктан, бу аларның талантларын ачса, икенче яктан, гаилә бюджетын тулыландыру да.

 Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Әмма алар арасында рухи яктан нык, ихтыяри көчле булган кешеләр бик күп. Алар турында без газета битләрендә язып барабыз. Соңгы арада гына Петр Мускатинов уңышларына сөенгән идек. Һәм бу саныбызда да Раилә Сатдинова турында беренче биттә сөйлибез. Район хакимияте, халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан да аларга игътибар, хөрмәт күрсәтелә.

Реклама

 

Белешмә

2020 елда районның 7397 кешесе социаль ярдәм алган, алар арасында  инвалидлар да, аз керемле кешеләр дә бар.  5754 граждан субсидия алган – бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар. Шуларның  2492ы федераль ташламалардан файдаланучылар (инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, чернобыльчеләр, һ.б.), 2611е исә республика ташламаларына ия булучылар (хезмәт ветераннары, күпбалалы гаиләләр). 1229 хезмәт ветераны, 1569 пенсионер, 28 тыл хезмәтчәне, 1093 бала  айлык акчалата түләүләр алган.                                                                                                                        

Теманы дәвам итеп

Инвалидларны тернәкләндерү буенча шәхси программаны үтәү кысаларында, 2020 ел башыннан республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә 42 инвалид реабилитация узган, алар арасында  – сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән 10 бала бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X