Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2019 елдан пенсиягә чыгу яше артты

2019 елның 1 январеннан пенсия системасына үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, пенсиягә чыгу яше озайтылды, авыл җирлегендә билгеле күләмдә хезмәт стажы булганнарның пенсияләренә өстәмә түләүләр билгеләнде. Шулар һәм пенсия системасындагы башка яңалыклар турында аңлатуын сорап без райондагы пенсия бүлеге җитәкчесе Роза Гафаровага мөрәҗәгать иттек.

–Әйе, Пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә  юнәлтелгән федераль закон 2019 елның 1 январеннан үз көченә керде.

Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен – 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели.

Пенсия яшенең артуы быелның 1 январеннан башлап 2028 елга кадәр, 10 ел дәверендә барачак.

Беренче чорда үзгәрешләр 1959 елда туган ирләргә һәм 1964 елда туган хатын-кызларга кагыла, ягъни кемгә 2019 елда – 60 (ирләргә) һәм 55 (хатын-кызларга) яшь тулачак. Күчмә нигезләмәләрне истә тотып, алар пенсиягә 2019 елның икенче яртыеллыгында  яки 2020 елның беренче яртыеллыгында, пенсиягә 60,5 һәм 55,5 яшьтә чыгалалар.

Пенсия системасындагы яшь арту буенча булган үзгәрешләр хәзерге пенсионерларга кагылмый. Алар элек алынган хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиеш булган пенсияләрен һәм иҗтимагый түләүләрен элеккечә алачаклар.  Алай гына да түгел, эшләми торган пенсионерлар өчен пенсия күләме арту да каралган. Бу карар Россия Президентының 07.05.2018. №204  “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары”  турындагы Указында чагыла. Һәм 2019 елның 1 январеннан эшләми торган пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05 %ка индексацияләнде. Ягъни ел башыннан пенсия коэффициентының бәһасе 87,24 сумга тигезләште, шулай ук беркетелгән түләү (фиксированная выплата) 5334,19 сум булды.  Чүпрәле районында  эшләмәүче 5765 пенсионерның пенсиясе артты.

Эшләүче пенсионерларга исә пенсияләренең индексацияләнүе, пенсиягә чыгып та эшләгән елларын исәпкә алып, эштән туктагач яңартылачак. Һәм яңартулар пенсионер эштән туктаганнан соң, бер квартал эчендә башкарыла.

Реклама

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы элек бирелгән һәркем өчен саклана. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, очучы-сынаучы, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар, инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук башка гражданнар өчен дә шундый ук.

Инвалидлык буенча пенсия тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан затларга пенсия, инвалидлык төркемен билгеләгәндә, яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламаларны саклап калудан тыш, пенсияне иртәрәк билгеләү өчен яңа нигез кертелде. Пенсиягә чыгу хокукын ике елга иртәрәк алу мөмкинлеге 37 ел стажы булган хатын-кызларга һәм 42 ел стажы булган ир-атларга (армиядә хезмәт итү еллары саналмый)  биреләчәк.

Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар да вакытыннан өч һәм дүрт елга алдан пенсиягә чыга алачаклар.

“Пенсия алды яшендәге” дип аталучы чикләр 2 елдан 5 елга кадәр озайды – бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы яңа өстәмә гарантияләр карала. Элеккеге кебек үк, алар эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыга ала.

Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 январеннан иминият пенсиясенә беркетелгән түләүгә (алдарак аны 5334,19 сум, дигән идек) тагын 25%  өстәлә башлады.

Безнең районда андый түләүләр 2109 пенсионерга исәпләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X