Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри

Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур.

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.

«Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылды. Ул музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр.

«2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дип уртаклашты Илсур Һадиуллин.

Реклама

Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, «Хыял» балалар бакчасындагы яхшы шартлар «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тудырылган. Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X