Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2019 елда илебездә телевещание «сан»га күчә

Санлы телевидениенең өстенлекләре дә бар.

Хәтерлисезме, элеккеге телевизорлар нинди иде? Ничә канал күрсәтә иде? Мин 1975 елларда үзебезнең шул бүген “Беренче” һәм “Россия” дип аталучы  каналларны караганыбызны хәтерлим.  Өй каршысына, я булмаса өй түбәсенә антенна куйганнан соң күрсәтә иде ул каналлар.

Техник прогресс бер урында гына тормый – хәзер инде телевидениенең дә шул элеккеге  тимер антенналардан килә торганнарыннан башка да, нинди  генә төре юк: спутник, кабель, интернет аша бирелә торганнары...  Ә менә без элеккеге антенналар аша караганы аналог телевидение дип аталып йөртелә хәзер. Һәм ул аналог телевидениегә алмашка санлы телевидение килә. Бер дә бер көнне телевизорыгыз күрсәтми башласа (2019 ел башында булыр ул хәл, дип көтелә, әмма аңарчы телевизорыгыз экранында “сез аналог телевидение карыйсыз, санлыга тоташу кирәк”, дигән кисәтү күрәчәксез) аптырап калмагыз. Бу проблеманы гади бер приставка алып куеп хәл итеп булачак.

2019 елда илебездә телевещание «сан»га күчә. Санлы телевидениенең өстенлекләре дә бар. Санлы телевещание зәңгәр экран хуҗаларына  түләүсез 20 дәүләт  телеканалын карарга мөмкинлек бирә. Һәм иң яхшы сыйфатта! Бу каналларны өй  антеннасы куеп яки  приставка сатып алып куеп  бушка карарга мөмкин. Кабельле, интернет, спутник аша алына торган сигналлар, үзегез беләсез, түләүле бит алар. Ә монда бер приставка алып куясы һәм 20 канал күрсәтә! Дәүләт гражданнары телевидениесез калмасын өчен дистәләрчә миллиард сумнар сарыф иткән. 2016 елда ук санлы телевидениегә  күчү карары ике елга кичектерелгән, шушы еллар эчендә сигналларны тарату җайланмалары куелган, бушлай күрсәтелүче каналлар исемлегенә икенче мультиплекска кергән тагын ун канал өстәлгән.Бу яңалык бөтен кешегә дә кагылмый әлбәттә.  Телеэкраннарының уң як читендә хәзергесе вакытта ук «А» хәрефе  чыгучылар, һәм алдарак әйткәнемчә, “сез аналог телевидение карыйсыз” дигән кисәтү  алучылар өчен генә.

 "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, димәк сез аналог телевидение карыйсыз. Санлыга күчеп, 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да куярга кирәк.

Санлы эфирлы  телевидениегә күчүне нәрсәдән башларга?
*Өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2/МPEG4 санлы  сигналны кабул итәргә  сәләтлеме?
*ТВ иске модель икән, ул очракта санлы приставка сатып алырга кирәк булачак. Ул приставкаларны районның Тринити, Бархан кибетләрендә 1000-1200 сумга табып була.

Хөрмәтле газета укучылар, санлы телевидениегә күчү буенча сораулар булган очракта  сорауларны tatarstan@rtrn.ru  электрон почтасына юллый аласыз.  Шулай ук (8843)2000-528 телефонына  консультацияләр үзәгенә шалтыратсагыз да була. Шалтырату бушлай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев