Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1000нән артык транспортта куркынычсызлык каешларын эләктермәү очракларын ачыклаган

Автоматика тормыш кадерен белергә өйрәтә

“Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкат Миңнеханов иминлек каешларын фотовидеофиксацияләү турында үз фикерен белдереп, бүгенге көндә аларны уңышлы алым дип атады.

2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы автоюлларында, фотовидеофиксация комплекслары теркәгән мәгълүматлар буенча, РФ КоАП 12.6 статьясы нигезендә, “каешны эләктермәү һәм каешны эләктермәгән пассажирларны ташу” буенча РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты таләпләрен бозган өчен 1000 сум күләмендә административ штраф салу турында карар чыгарыла башлады.

Шулай итеп, әлегә кадәр булган пропаганда, агитацияне, ниһаять, автоматика алыштыра башлады. Июльнең биш көне эчендә генә дә “техник чаралар” (ФВФ комплекслары шулай атала) 1000нән артык транспорт салонында куркынычсызлык каешларын эләктермәү очракларын ачыклаган, ә 815 автомобиль хуҗасына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ЦАФАП (административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге) хезмәткәрләре тарафыннан штрафларга протоколлар җибәрелгән.

Реклама

Машинада барганда куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең нәтиҗәсе булып үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре һәм авыр җәрәхәтләр алу тора. 2021 елның 6 аенда, ягъни январь аеннан башлап 1 июльгә кадәрге чорда, республикада булган юл-транспорт һәлакәтләре очракларында куркынычсызлык каешларын эләктермәү нәтиҗәсендә  6 кеше һәлак булган һәм 6сы авыр җәрәхәтләнгән.

Шуңа да:

  • Хөрмәтле шоферлар һәм пассажирлар, автомобильгә утыргач иң беренче чиратта куркынычсызлык каешларын эләктерегез – аларны акыллы кешеләр – инженерлар уйлап тапкан, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X