Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

10 ноябрь–Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне

“Минем  полициям мине  саклый”

 

Шушы уңайдан без Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән күрешеп, әңгәмә кордык.

–Агымдагы елның тугыз аенда 21836 кеше яшәгән Чүпрәле районында 288,5 җинаять теркәлде. Республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында бу иң яхшы күрсәткеч,-ди Р.Мөхәммәтҗанов. –Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда район территориясендә җинаять кылулар 34,4 процентка кимеде. Боларның барысы да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен күрсәтә. Җинаятьләрне ачу буенча да елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Теркәлгән җинаятьләрнең күп өлеше шәхескә һәм милеккә каршы төрләренә туры килә. Әлеге җинаятьләрнең 97,1 проценты фаш ителде. Моннан дүрт ел элек кылынган җинаятьләрне ачу буенча да эш алып барабыз һәм күрсәткечләребез дә начар түгел.

Быелның тугыз аенда утлы корал белән бәйле ике җинаять эше район судына җибәрелде. Шушы чорда законсыз әйләнештәге наркотик белән шөгыльләнүнең бер очрагы ачыкланды. Җәмәгать урыннарында хокук тәртибен бозган өчен дүрт кеше җаваплылыкка тартылды.

Заманага бәйле рәвештә җинаятьчелекнең яңа төрләре дә пәйда була. Әйтик, банк өлкәсендә, кредитлар буенча, мошенниклык, телефоннарга бәйлеләре - без аларны социаль мошенниклык дип атыйбыз. Мондый закон бозулардан бигрәк тә пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. Җинаятьчелекнең кайсы төре булмасын, без алар белән көрәшергә әзер булырга тиеш.

Бүген Чүпрәле полициясе сафларында закон сагында торучы исемен лаеклы йөртүче чын профессионаллар бар. Капитан Алмаз Вәлиев, өлкән лейтенант Алексей Долгов, капитан Ранис Латыйпов һәм капитан Илнар Солтанов Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры боерыгы белән “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” III дәрәҗәдәге медале белән бүләкләнделәр. Шундый ук боерык нигезендә өлкән лейтенант Айдар Яфизов, капитан Ранис Латыйпов һәм юстиция капитаны Ильнар Солтановка “Эчке эшләр министрлыгындагы бик яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгеләре дә тапшырылды. Ветераннарыбыз Фариз Шакиров,  Фәргать Шиһапов, Иван Чамин, Григорий Урлов, Гөлфирә Ханҗәрова һәм Дмитрий Мердеев та үз тәҗрибәләрен яшь буын белән бик теләп уртаклашалар.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан бүлек хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм эчке эшләр органнары белән тыгыз элемтәдә эшләүче барлык коллегаларга алдагы көннәргә оптимистик караш, ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтебездә уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев