Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге “Үсеш ноктасы” үзәгендә ачык дәресләр үтә

2021  - Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге  "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар оештырылды.  Анда  белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылары, укучылары катнашты. Чарага килүчеләр үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр белән таныштылар, яңа алымнарны үзләштерделәр.

Район мәгариф методисты Илнур Мавзютов билгеләп үткәнчә, укучылар бөтен нәрсә белән кызыксыналар.. “Шахмат белән шөгыльләнергә теләүче балаларның саны да арта, шулай ук, роботлар ясау, төрле проектлар булдырырга теләүчеләр дә бар”, ди ул.

Теманы дәвам итеп

Үзәкләрне булдыру Татарстанда  «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.2019 елда "Үсеш нокталары" республиканың 90нан артык мәктәбендә барлыкка килгән иде,  2020 елда үзәкләр 42 авыл мәктәбендә булдырылды. Быел республиканың 114 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылыр, дип көтелә.

Аның үзенчәлеге шунда ки, кабинет укучылар һәм педагоглар өчен заманча приборлар һәм инструментлар: квадрокоптерлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрү өчен манекеннар, виртуаль шлемнар, шахмат өстәлләре, ноутбуклар белән җиһазландырылган. Үзәктә «Информатика», «ОБЖ», «Технология» фәннәре буенча яңартылган белем бирү программалары гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат, проект һәм башка өстәмә белем бирү программалары буенча да дәресләр үтә.

Белешмә

 "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге беренчеләрдән булып  1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә, аннан соң  Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә ачылды. Быел исә шундый үзәк Түбән Чәке, Иске Кәкерле, Уби һәм Яңа Уби мәктәпләрендә дә булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев