Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 октябрьдән "Туган як" һәм "Таван ен" газеталарына ташламалы шартларда язылырга мөмкин

Ташламалы язылу вакыты ун гына көн.

1 октябрьдән «Татмедиа» составына кергән басма матбугат чараларына 2021 елның беренче яртысына ташламалы язылу мөмкинлеге бирелә. Әлеге исемлектә «Туган як» («Таван ен») газетасы да бар. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 669 сумга языла ала. Тулы бәя исә - 759 сум.

Язылу бәясе күтәрелсә дә, Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә барса да, тугры абунәчеләребез бар һәм газета яшәгәндә әле алар булачак. «Кыйммәтләнсә дә, район хәбәрләрен укымыйча булмый инде», - диләр андыйлар. Район халкы арасында йөргәндә дә «Туган як»тан шундый мәкалә укыдык, шундый язма басылган иде, дигән сүзләр ишетәсең. Рәсми яңалыклар да районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булган «Туган як»та басыла. Газетабызда, яңалыклар белән беррәттән, авыллардагы төрле вакыйгаларны яктыртырга, кешеләр турында очерклар, гыйбрәтле язмышлар, кызыклы хәлләр турында язарга тырышабыз. Районда кемнең туган көне, юбилее икәнен дә безнең газетадан укып белеп була. Соңгы вакытларда, игътибар иткән булсагыз, якташларыбыз - язучы авторларның хикәя һәм повестьлары да чыгып килә. Шулай ук аш-су рецептларын, бакчачыларга киңәшләрне, сәламәтлекне саклау турындагы язмаларны халык бик кызыксынып укый, кроссвордлар чишә.

– Бик күп темалар яктыртыла район газетасында. Барысын да укыйм. Чыга башлаган көненнән алдырабыз, - ди Иске Чүпрәледә яшәүче Азат ага Садеев.

Каракитә авылыннан пенсионер күршебез Рушания Хәнҗәрова да газета укырга яратучылардан. Район басмасын гына түгел, республикада чыгып килүче газета-журналларны да күпләп алдырам, ди ул.

– Хәзер вакыт күп инде. Элек фермадан кайтып та укырга җай таба идек әле. Газета безгә бер иптәш кебек бит ул. Борчулы язма укысак, кушылып, борчылабыз, сөенечлесе булса - шатланабыз, - ди.

Соңгы елларда оешма, предприятие җитәкчеләре район матбугатын “Өлкәннәр көне” уңаеннан һәм болай гына да үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыкканнарга бүләк итеп яздыра башлады. Үзегез язылмаган булсагыз да, өегезгә газета килә икән – борчылмагыз, димәк сезгә аны элеккеге җитәкчегез бүләк итә.

Ташламалы язылу вакыты ун гына көн. Өлгерим дисәгез – ашыгыгыз! Газетага почта бүлекләре аша да, Интернет аша да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин.

Резидә Җамалтдинова, филиал җитәкчесе-баш редактор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев