Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 декабрьдән соң түләнмәгән салымнарга һәр көн саен бурыч өстәлә башлаячак

Салымыңны түлә!

Ә салымны бөтенләй түләргә теләмәүчеләр чит илләргә бара алмаячак. Моның өстенә аларның милкенә арест салынырга мөмкин. Шулай ук, салымың түләнмәгән булса, дәүләттән бирелә торган бернинди судсидия, ярдәмгә (мәсәлән, сыер, кәҗә асраган өчен һ.б.) өмет итә алмыйсың. Мондый күңелсезлекләр, өстәмә чыгымнар булмасын дисәгез, 1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләгез.

- Районда яшәүчеләрнең күпчелеге салым квитанцияләре килгәч үк бурычларын кичекмәстән түләп куйдылар, - ди бу уңайдан район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов. - Почта хезмәте аша түләү кәгазьләре барлык өйләргә диярлек килде. Әмма төрле сәбәп аркасында бу хатлар килми калган очраклар да бар. Андыйларга кичекмәстән “Минем салым” сайтына яисә “Бердәм Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп, салымнар буенча белешмә алырга кирәк. Түләү квитанцияләрен электрон юл белән алганда кыенлыклар туса, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук әлеге документларны “Бер тәрәзә” (МФЦ) хезмәте аша ансат кына –15 минут эчендә алырга мөмкин.

Бөтен төр салымнар буенча бурычларны чүпрәлеләрнең  70 проценттан артыгы гына түләгән әле. Бу эш  Кече Чынлы, Борындык, Шланга, Зур Чынлы авыл җирлекләрендә яхшы оештырылган – салым түләү күрсәткече 90 процентктан арткан.

Реклама

Җир салымын түләү буенча эшне Алешкин-Саплык, Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Уби авыл җирлекләрендә тизләтергә кирәк.

Милек салымын   шул ук Алешкин-Саплык, Уби, Марс авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бик сүлпән түли.

Бүген 26сы, түләп өлгерегез, дөньяныкын белмисең, алда нинди эшләр килеп чыгар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X