Сөт сава алсаң–акчалы булырсың
Чүпрәле районы икътисадында авыл хуҗалыгына зур бер өлеш туры килүен сөйләп торуның кирәге дә юктыр, мөгаен. Районда җитештерелгән товарның күбесе шушы тармакка туры килә. Шуңа да бу өлкәдә аз гына "салкын җил иссә" дә, бу үзвакыты белән "каты авыруга" китереп җиткерергә мөмкин. Менә шушы "салкын җилләрне" кисәтү максатыннан район җитәкчелеге...
-Киләчәктә мондый семинарларны алдан хәбәр бирмичә оештырачакбыз. Әлегә кадәр эшнең яхшы куелышын үрнәк иткән булсак, хәзер алай булмаска тиешлеген күрсәтәчәкбез. Үпкәләштән булмасын, -диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.
Тик, белгеч булмасам да, минем карашка да, бу Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа Шигали филиалында узган семинарда эшнең болай куелырга тиеш түгеллеген күрсәттеләр кебек. Хәер, моның шулай икәнлегенә район башлыгы Александр Шадриков та басым ясады.
-Атна-ун көн элек билгеле иде монда семинар буласы, сыерларны гына да кеше күзенә күрсәтерлек итеп чистартып куя алмагансыз,-дип тәнкыйтьләде ул. Дөрес, сыерлар кардага чыгарылган, салам кайтарылган, алларында сенаж да ята. Әмма, хайваннар алларындагы сенажга түгел, саламга үрелә. Димәк ки, сенажның сыйфаты да шунлык кына. Агрофирма буенча сыер башына туры килә торган сөт күрсәткечләре дә (6 кг. тирәсе) яхшырак эшләргә кирәк булуы турында сөйли. Әмма сөт саву буенча "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы да, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, калыша. Гомумән, алынган план күрсәткечләренә чыкканчыга кадәр менә шулай җыелып киңәшүләр, тәнкыйть яңгыратулар бетмәячәк, диделәр.
Семинарда сөт лабораториясен, бозаулату бүлеген күрсәттеләр. Зур казаннарда буаз таналар өчен арпа пешеп тора. Эшләмиләр диеп булмый, әлбәттә.
Закирҗан Буркеев, "Нәсел" җәмгыяте директоры:
-"Дементьев исемендәге" агрофирма иң проблемалы хуҗалыклардан һәм төрле кулларга күчеп йөргәннән соң оешты. Эшне болай оештыра алу мондый хуҗалыклар өчен "яхшы" дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бер сүтелгәнне киредән җыю, кадрларын туплау бик кыен бит ул. Башлангыч бар, нәтиҗә булыр.
Айваз Абязов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә терлекчелек буенча консультант:
-Сыер ашамаса, сыйфатлы ризык ашамаса диик, тиешле витаминнарын алмаса, аның сөт бирү потенциалы кими, әлбәттә. Без исә әлегә аяк астындагы мөмкинлекләрдән дә авыр файдаланабыз. 500 км. ераклыктан кадәр килеп цеолит алып киттеләр әгерҗелеләр, безгә исә кул сузымында, шуңа карамастан да, кайтарырга иренәбез. Төрле сәбәпләр табып ылыс бирүне дә башламадык әле. Тамчыдан күл җыелган кебек, сөт сава алмауның сәбәпләре дә менә шулай җыела. Эшләргә теләсәң, һәр нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк.
P.S. Газетаның бу санын әзерләгәндә сөтнең сату бәясен дә белешеп алдык. Күмәк хуҗалыклар әлеге продукцияне, сыйфатына карап-22-25,5 сумнан саталар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар 20 сумнан сатып ала башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев