Көннәр-айга, айлар-елга. Без укучыбызга, укучыбыз-безгә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, райондашлар! Гомерләрне мизгел диюләре чын бугай. Елны башлыйбыз гына кебек, ахыры килеп җиткән, кичә генә чираттагы айның бере иде шикелле, күз ачып йомган арада календарьның соңгы көненә кергәнбез. Көн арты көн уза, гомер тәгәрмәче һаман алга тәгәри. Гомереңнең иң әче мәлеме, бөтенләй дә яшәргә көчең калмадымы, я...
Редакциядә эшләгән безнең ветераннарыбыз үткәннәрен искә алып сөйләгәндә "хезмәт хакыннан соң авансны көтеп гомер үтте",- диләр. Хәзергесе вакытта да шулайдыр -бу сүзләр чынбарлыкка туры киләдер. Тик шулай да безнең гомер "подпискадан-подпискага" кебегрәк. Кыенлашты шул, газетага язылу хәлләре. Юк, процедурасы аның җиңеләя бара. Интернет аша да язылып, теләгән кешеңне газета-журналларга яздырып була. Тик менә язылу бәясе һәр подпискага артып бара, дигәндәй.
Базарда берәр әйбер ала калсаң, бәясенә гаҗәпләнгәндә, сатучылар "доллар үсте" дияргә ярата. Гәрчә, товары үзебезнең илдә җитештерелгән, долларга бернинди бәйләнеше булмаса да. Ә газета белән алай түгел. Үзегез күреп торасыз, хәзерге газеталарның сыйфаты элеккегеләреннән күпкә аерыла. Чит илдә җитештерелгән җиһазларда басыла ул хәзер. Машинасы чит илнеке булгач, буявы, кәгазе дә шуннан инде аның. Язылучыга китереп җиткерү мәшәкатьләре өстәлә тагын. Шуларның барысы да исәпләнә инде газетага язылу бәясендә. Икенче яктан караганда, 600 сумны ярты елга бер тапкыр гына бирәсе бит. Җәлләмичә бер чыгарсаң атнага ике тапкыр хат ташучы киләчәк инде капка төбенә. (Килер бер заман ул мизгелләрне дә "бар иде вакытлар", дип искә алырбыз әле.)
"Туган як" белән "Таван ен"ның 2016 елның икенче яртыеллыгындагы тиражы 3000нән аз гына артып китә. Халык санына карап "Татмедиа" безгә аны 3300 итеп билгели. Соңгы вакытларда без бу тиражны җыя алганыбыз юк, яшермибез. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар, билгеле. Газетаның интернет версиясе дә барлыкка килде бит. Интернетта аны табуы бик җиңел. Чүпрәле, я булмаса Дрожжаное дип Яндекс, Гугл кебек эзләү программаларында язганда безнең газетаны да китерә дә чыгара. Күп кенә кешеләр районның бөтен яңалыкларын шуннан карап, укып барабыз, диләр. Шуңа да карамастан, газетаның кәгазь версиясенә тугры калучы дусларыбыз, күптәннән район газетасын алдыручылар да бихисап. Алар исә, "Кулга тоталмагач, типография буявы исе аңкып тормагач укыган кебек тә түгел бит аны", дип газетаны яздырып алуны кулайрак күрәләр.
Бер уңайдан, коллективыбыз турында сөйләсәм, редакциянең һәрбер кешесе сезгә инде таныштыр. Үз эшен яратып башкарган каләм ияләре эшли бездә. Эстафетаны алар Афзал Шиһабетдинов, Ядкарь Айнуллов, Роза Мортазина, Рәфәгать Низамов, Сания - Альберт Шәрәповлар, Нурислам Хафизовтан алып калган кешеләр. "Таван ен" исә, аерымлы бер тарих. Татар телен дә камил белгән, рус телен дә өйрәнгән, үз ана телен исә буй җитмәс бөеклеккә күтәреп хезмәт иткән кешеләр безнең редакциядә генәдер алар. Шулай үз казаныбызда кайнап, сезне яратып, үз районыбызга хезмәт итәбез без. Сездән дә безне яратуны, бу подпискада да газетабызга язылуны өмет итәбез. Көннәр айга ялгана дигәнем кебек, газетага язылу барышының соңы да күз ачып йомганчы килеп җитәчәк. Язылсагыз, бер яктан безгә дә ярдәм итәрсез, икенче яктан район, республика хәлләреннән дә хәбәрдар булырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев