Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Июнь. Эссе. Печән вакыты

Кем өчендер җәй - ял чоры, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ул - мал азыгы әзерләүнең иң кызган вакыты

Язгы чәчү эшләре төгәлләнү белән, районның мал-туар асраган халкы печән әзерләүгә кереште. Аграрийлар да шулай ук. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән  24 июньгә алынган  мәгълүматлар буенча, 4088 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылган. Аларның 1854 гектардагысы печәнгә алынган, 1854 гектар мәйдандагысы сенажга салынган һәм 516 гектардагысы җәйге лагерьдагы малларга чабып ашатылган.

Район буенча һәр баш терлеккә уртача 5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү буенча “Цильна” җәмгыяте алда бара. Бүгенге көндә аларда 1276 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылган. Шуларның  300 гектардагысы печәнгә алынган, 716 гектар мәйдандагысы сенажга салынган һәм 260 гектардагысы җәйге лагерьдагы малларга чабып ашатылган. Җәмгыятьтә бүгенге көндә һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә уртача 10 центнерга якын азык запасы тупланган. 

- Күпьеллык үләннәрне җыюны соңга калдырырга ярамый, азык витаминнарын югалтырга мөмкин. Өлгергән печәнне вакытында чабып җыймасаң, ул һәр көнне бер процент туклыклылыгын югалта. Сөтнең сыйфаты да турыдан-туры җәйдән әзерләп калдырган азыкка бәйле,-ди Айваз Абязов.

Шәхси хуҗалыклар исә печәнне кайсы сатып ала, кайберләре болынга төшеп үзе чабып, киптереп кайтара. Әмма үләннең куелыгы узган елгыга караганда кимрәк, ди быел. Безнең якларга печәнне рулоннарда Чабатаевка, Алмалыдан да китереп сатучылар бар, үзебезнең фермерлардан да бер рулонын (зурларны) 1600-1700 сумнан алып була, диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев