Иске Элмәлене “иске“ дип булмый
Иске Элмәле белән район үзәге арасында биш чакрым ара бар. Шуның уртасына җитеп, элеккеге аэропорт урнашкан калкулыкка күтәрелгәч ике яктагы авыл да уч төбендәгедәй күренә. Авыл Иске Элмәле дип аталса да, аның бүгенге төзеклегенә сокланырлык.
Торак пункт Иске Чүпрәле авылы җирлеге составына керә. Җирлек башлыгы урынбасары Рамил Низамов мондагы халыкның эшчән, булдыклы һәм заманага яраклашып яши белүе турында сөйли. Авылда 167 йорт исәпләнә, аларда 422 кеше яши. Һәр йортта диярлек мал-туар асрала.
–Йортларга газ килгәч халыкның яшәеше тагын да җиңеләйде. Авыл уртасына кадәр сузылган асфальт юл монда гомер итүче халыкка икенче сулыш бирде. Бүгенге көндә авылга кергән җирдә үк тагын бер зур мәһабәт бина төзелеп килә. Монда клуб һәм халыкка көндәлек хезмәт күрсәтә торган башка службалар да урын алачак,- ди җирлек башлыгы урынбасары.
–Авылыбыз клубы бик искергән иде инде. Авыл кечкенә түгел, яшьләребез дә бар. Авыл район үзәгенә якын булса да, бар кешенең дә ял итәргә анда барып йөрергә мөмкинлеге юк. Ә бит концертлар, спектакльләр карыйсы, башка төрле мәдәни чараларда да катнашасы, клубка килеп, шахмат-шашка, бильярд кебек уеннар да уйныйсы килә. Яшьләргә яшәү өчен мөмкинлек кирәк,- ди шул авылда яшәүче хезмәт ветераны Любовь Трофимова.
Тамара Мартышкина җитәкләгән алты кешелек бригада әлеге объектны август башларында файдалануга тапшырмакчы. Хәзерге вакытта электр монтаж эшләре, җылыту системасы, сантехника һәм суүткәргечләрне урнаштырып бетерү өчен тырышлык күрәләр. Түшәмнәрне дә бик зәвыклап, заманча ясыйлар. Без биредә булган көнне Валерий Пыркин, Иван Мартышкин һәм Владимир Капитонов тышкы яктан керү-чыгу юлларына бетон эремәсе салалар иде.
–Ике атналык эшебез калды. Сыйфатлы эшләргә тырышабыз, бездән киткәнче – иясенә җиткәнче, дигән принцип юк бездә,- диләр төзүчеләр.
Сүз уңаенда шуны да искәртик, бүген Россиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Яшьләрнең күп өлеше шәһәргә китү ягын карый, ә карт-корылар табигый процесс нәтиҗәсендә бакыйлыкка күчә. Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган икән. Республикадагы вәзгыятькә килгәндә, 2002 елда булган халык санын алу барышында 3 мең 81 авыл барлыгы билгеле булса, 2010 елда аларның саны сигезгә кимегән. Сүз дә юк, бүгенге авылларны саклап калу һәм яшәтү өчен республикабызда шактый чаралар күрелә, шулар арасында мәдәни тормышны алга җибәрү дә кичектергесез эшләрнең берсе булып санала.
Елга–ерынты зиратка җиткән иде...
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез. Хәзер күп авылларда мәңгелек йортка карата игътибар көннән-көн арта. Халык аны төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкара. Сер түгел, чуваш авылларында зиратларга караш элек- электән яхшы иде. Язлар җитү белән алар өмәләр ясап, зиратны кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистарталар, яңа коймалар тоталар. Кыскасы, һәр гаилә бакыйлыкка күчкән үзенең якын кешеләренә карата шулай хөрмәт күрсәтә.
Иске Элмәле авылында да иске зират бар. Дистә еллар, гасырлар үтсә дә, изге урын – изге булып кала инде ул. Тик менә кайчандыр зур мәйданны биләгән каберлекләргә акрынлап елга-ерынты якыная, җир убыла башлый һәм мәет сөякләре ачыклыкка туфрак өстенә үк чыга. Билгеле, моңа кем дә күз йома алмый. Вакытында чарасын, җир ишелүне туктату өчен төрле программаларга керү җаен карый район җитәкчелеге. Һәм менә бүген Иске Элмәледә ерынтыларны ныгыту һәм төзекләндерү буенча эш алып барыла, ярларга тимер-бетон плитәләр салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев