Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл Удачина: «Бала мәнфәгате беренче урында булырга тиеш”

Татарстан Республикасында  Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм  Татарстанның  балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсияр Гафиятуллина Чүпрәледә эш сәфәре белән булып китте. Кунакларның эш сәфәре  балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендәге мәсьәләләр белән танышу кысаларында узды.

Делегация үз эшен Уби авылында урнашкан  “Җылы йорт“ балалар һәм яшүсмерләр  приюты белән танышудан башлады. Анда бүгенге көндә вакытлыча 27 бала яши, шуның 17 се – Чүпрәле районыннан. Приютта, башлыча, 3 яшьтән-7 яшькә кадәр – 10 бала, 8-10 яшькә кадәр -10 бала, 11-14 яшькә кадәр -6 бала һәм 15-18 яшькә кадәр -1 яшүсмер вакытлыча  тәрбияләнә.

 Казан вәкилләре аларның яшәү шартлары белән таныштылар, шәхси документларын карадылар.  Приют базасында оештырылган түгәрәк өстәл барышында  имин  булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү алымнары, реабилитация курсы узу программалары һәм башка җитди мәсьләләр  тикшерелде.

Гүзәл Удачина: “Социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә  балаларга тиешле тәрбия бирелмәгәнлеге көн кебек ачык.  Без бу очракта аларга  дөрес юлны сайларга ярдәм итәргә тиешбез, чөнки анда сабыйлар үсә, ә без алар өчен җаваплы.  Шуңа да,  бу гаиләдә тәрбияләнүче балаларның  мәнфәгатен беренче урынга куеп эш итәргә тиешбез. Приют исә, бу очракта, ярдәмгә килүче ныклы дәүләт структурасы булып тора” , – дигән фикерен җиткерде.

Делегация шулай ук Түбән Чәке урманы аланлыгында  урнашкан “Акчарлак“ лагеренда да булды, балаларның җәйге ялы шартлары белән танышты.

-Республика программасы буенча төзекләндерелгән лагерь бөтенләй башка төсмер алган. Сезнең районда, республиканың башка кайбер районнары белән чагыштырганда, балалар ялы өчен күпкә яхшырак шартлар тудырылган, – дип билгеләп үтте Гүзәл Удачина.

Көннең икенче яртысында  чүпрәлеләр Казан вәкилләренең  кабул итүенә килделәр, шәхси сорауларын бирә алдылар. Нигездә, кабул итү барышында матди ярдәм, балалар бакчаларына булган түләү мәсьәләләре күтәрелде.

Соңыннан Казан вәкилләре  белән берлектә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.  Утырышта   район башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов,  хокук саклау органнары, авыл җирлекләре башлыклары, балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Балаларның җәйге ялын оештыру, мәшгульлеген тәэмин итү хакында район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алина Әхмәтова сөйләде. Ул җәй дәвамында  укучыларның кайсы лагерьларда ял итүләре турында мәгълүмат бирде.

Райондагы инклюзив белем бирү торышы турында методист педагог-психолог Ирина Борисова чыгыш ясады. Соңгы вакытта бу турыда  күп сөйләнелә. Гади тел белән әйткәндә, инклюзив белем бирү  - ул сәламәтлекләре чикле балаларның башка балалар белән бер шартларда белем һәм тәрбия алуы.

Безнең районда бүген сәламәтлекләре чикле 77  бала исәпләнә, шуның 62 се мәктәп яшендәгеләр.

- Авырулары нинди дәрәҗәдә булуга бәйле рәвештә аларның кайберләре өйдә белем ала, кайсылары башка балалар белән беррәттән, гомуми мәктәпкә йөри, – диде  Ирина Борисова.

Республика балалар омбудсмены Гүзәл Удачина физик мөмкинлекләре чикле балаларның башкалар белән беррәттән  белем ала алуы, тәрбияләнүе, чараларда катнашуы,  моның өчен шартлар тудырылуы  уңай мисал булуын билгеләде. Бу юнәлештә  эшне дәвам итәргә кирәклеген, һәр бала игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйтте.

Социаль яктан куркыныч гаиләләрне ачыклау, алар белән эшләү мәсьәләләре хакында райондагы  “Кайгырту” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Фәхртдинованың чыгышы тыңланды.

-Әгәр  гаиләдә тискәре үзгәрешләр тоясыз икән, шунда ук сигнал картасы тутырырга кирәк. Сигнал картасы, әлеге гаиләгә игътибар итәргә кирәклеген искәртә. Бу тәрбиячеләргә дә, укытучыларга да, медицина хезмәткәрләренә дә, авыл башлыкларына да кагыла. Гаиләдәге тәртипсезлек  никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дөрес юлга бастыру, иң мөһиме, баланы гаиләдә саклап калу шуның кадәр җиңелрәк була, – диде Гүзәл Удачина.

Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы бик күп мәсьәләләр күтәрелде киңәшмә вакытында.

-Җәй – балаларга аеруча игътибар сорый торган вакыт. Аларны һәрчак күз уңында тотарга кирәк. Июнь аенда гына да республика сулыкларында өч баланы югалттык, бу  – олы  фаҗига. Һәм анда  бик күпләр гаепле. Мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен, һәркем – ата-анамы ул, тәрбиячеме, авыл башлыгымы, коткаручымы – үз  вазифасына җаваплы карарга бурычлы, – диде Татарстанның  балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсияр Гафиятуллина.   

Билгеле көн дәвамындагы кунакларның  эш визиты төрле  кимчелекләрне дә барлады, аларның  бетерү юнәлешендәге  киңәшләре дә тыңланды. 

Нигездә,  районда  балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендә районда оештырылган эштән Казан кунаклары  канәгать калды.  Шулай да бу өлкәдә башкарылып җитмәгәне дә барлыгын һәм уңышка ирешү өчен тагын да җигелеп  эшләргә кирәклеге әйтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев