Чүпрәле өлкәннәре заман техникасын үзләштерә
"Без кемнән ким, хәзер оныкларыбыз да компьютерсыз яши алмый. Замана компьютерга өйрәнүне таләп итә. Шуңа күрә бер төркем өлкәннәр җыелыштык та авылның ветераннар советы рәисе Дмитрий Романовка һәм пенсионерларның башлангыч оешмасы җитәкчесе Зоя Кузнецовага мөрәҗәгать иттек. Ниһаять, менә унлап авылдашыбыз белән беренче дәрескә дә килдек",- ди алар шатланышып ветераннар.
Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең математика һәм информатика фәннәре укытучысы Алексей Годунов биредә биш ел гына эшли. Аның әйтүенчә, төркем тупларга булгач, берничә көн эчендә унлап кеше язылырга да өлгергән. Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе оештыра. Шуны да искәртим, "Өчкенче буын университеты" проекты кысаларында соңгы биш ел дәвамында гына да, районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенгән. Үткән ел ахырында тармаклы технологияләр техникумында, Иске Шәйморза һәм Иске Ишле урта мәктәпләре базаларында оештырылган курсларда 50 гә якын пенсионер компьютерга өйрәнү курсларына йөргән һәм "имтихан" нарны уңышлы тапшырып сертификат алган. Укыту түләүсез оештырыла. Дәресләре информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә. "Хәзерге пенсионерлар күп белергә тели, миннән булмый инде, картайдым",- дип әйтмиләр. -Монысы бик куанычлы, үзләре теләп йөрүчеләр тиз дә өйрәнәләр, өйләренә компьютер да алып куялар,- ди Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов. - Интернет челтәре ярдәмендә без on-line режимында танышларыбыз, туганнарыбыз белән дә аралаша алабыз. Дарулар, дәвалану ысуллары һәм башка файдалы киңәшләр турында мәгълүматлар туплыйбыз, - диләр пенсионерлар. Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында ачылган төркемдә унлап кеше язылган. Иң өлкәне Дмитрий Романов, аңа быел 68 яшь тула. Бөтен гомерен колхозда эшләгән, озак еллар дуңгызчылык фермасын җитәкләгән. Әле дә тик утырмый, кечкенә генә фермерлык хуҗалыгын җитәкли, берничә дистә гектар җир участогы бар. Компьютерга өйрәнә алуына шикләнми. Ел саен республика күләмендә үткәрелә торган шашка, шахмат ярышларында катнаша икән, призлар да яулаган. Гомумән, өлкәннәрнең күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, "тычкан"ын йөртү турында инде әйтәсе дә юк. Балалар кебек бик тиз генә эләктереп алмасалар да, теләгенә кергәч, барысы да килеп чыккан. Ә инде уллары-кызлары, оныклары янында әз-мәз утыргалаганнар бүген компьютер программаларында тагын да иркенрәк йөзә башлаган. Мәктәпнең информатика укытучысы Алексей Годунов: "Бүгенге картларны моннан 30- 40 елгылар белән чагыштырып булмый шул инде, аларның омтылышлары да, уй- фикерләре дә, гомумән дөньяга карашлары да бөтенләй бүтән",- ди. Сыйныф партасы артында утыручы һәр пенсионерның күзендә өмет чаткылары күрдем. Димәк, омтылыш бар, ә теләк булганда 60 да, 70 тә берни түгел ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев