Чүпрәле энциклопедиясе языла
Үткән ел башында Чүпрәле энциклопедиясен булдыру хакында район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан карар кабул ителде. Әлеге уңайдан энциклопедияне төзү буенча эшче төркем оештырылды һәм аның ярдәмчеләре билгеләнде.
Бу китапның Чүпрәлегә мөнәсәбәте булган һәр кеше өчен кадерле булачагы бәхәссез. Анда туган ягыбыз тарихы, борынгы истәлекле урыннар, авыллар, елгалар атамалары, төрле тармакларда эшләгән һәм эшләүче кешеләр, туган ягыбызны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр һ.б. турында бай тарихлы мәгълүмат тупланачак.
Шушы көннәрдә район башлыгы Александр Шадриков һәм энциклопедиянең баш редакторы, тарих фәннәре кандидаты Гомәр Сабирҗанов катнашында киңәшмә узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр, укытучылар, тарих сөючеләр, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Гомәр Сабирҗанов энциклопедияне уникаль ядкәр булачак, диде. Чөнки биредә аерым шәхесләрнең үзләре турында гына түгел, ә гаиләләре, балалары хакында да белешмәләр урнаштырылачак.
Гомәр Сабирҗанов әйтүенчә, бүгенге көнгә энциклопедиянең сүзлек өлешен җыю тәмамланган. Барлыгы 3000нән артык белешмә тупланган, хәзер шушы белешмәләргә тулы мәгълүматлар җыю кирәк. Моңарчы тупланган мәгълүматларны да тулыландырасы, төзәтәсе бар.
-Энциклопедияне китапларның китабы, дип атыйлар. Чөнки анда беркүпме тарих башка китаплардан алып языла, шулай да күбрәге халыкның үзе тарафыннан туплана. Район энциклопедиясенең бүгенге көнгә 145 бите бар дисәк тә була. Барлыгы 200 дән артык биография тупланган. Әлбәттә, аларны белгечләр әле эшкәртәчәк. Башлангычы бар. Ә иң мөһиме-эшне дәвам итү һәм нәтиҗәсен күрү,-диде ул.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, аерым шәхесләр турында гына түгел, ә район җирлегендә эшләгән, эшләп торучы, ябылган предприятиеләр, учреждениеләр хакында да тарихи истәлекләрне кертү кирәклеген ассызыклады. Шуңа да бу хакта мәгълүматларга ия булучылар белән элемтәгә керү мәслихәт.
-Материалларны күбрәк җыйган саен, басма да кызыклы һәм әһәмиятле булачак. Горурланырлык әйберләребез күп, шактый рухи кыйммәтләребез бар, аларны без нәсел дәвамчыларыбызга тапшырып калдырырга тиеш,-диде Айрат Җәлалов.
Энциклопедиягә материаллар туплау өлеше күбрәк китапханәчеләр, укытучылар, тарих сөючеләр һ.б. өлешенә туры килсә дә, бу эштә райондашларыбыз да ярдәм итәр, дип ышанабыз. Район тарихы энциклопедиясенә кагылышлы барлык сораулар буенча эшче төркем җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Роберт Закировка 2-29-57, 2-27-49 номерлары аша шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев