Чүпрәледә “Яшел урак” башланды
Ниһаять, район эшчәннәре алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Ә бит башка елларны июньнең башларында инде печәннең беренче катына төшәләр иде.
Ничек кенә булмасын, терлек азыгы әзерләми калып булмый. Шуны да искәртик, быел районда мал азыгы культуралары 16461 гектар мәйданны били. Бу барлык сөрү җирләренең 24 процентын тәшкил итә, һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә уртача 1,4 гектар азык культуралары туры килә.
Барлык кыр эшләре өчен һава шартлары башка еллар белән чагыштырганда бераз соңгарак калып килде. Шунлыктан терлек азыгы әзерләүгә дә үзвакытында керешеп булмады. Үткән көннәрдә генә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференция ре¬жи-мындагы киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сүз алып барды. Печәнне чабу эшенә бердәм керешергә һәм 25 июньгә кадәр беренче катын чабып бетерергә кирәклеген белдерде. Министр сүзләренчә, быел кукуруз үсеше дә артта кала. Ул - терлек азыгы балансын тулыландыруның төп чыганагы. Бүген исә үләннәрнең каротинга иң бай чагы. Шуңа да һәр хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү эшен комплекслы оештыру таләп ителә. Районда беренчеләрдән булып әлеге эшкә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна”,П.В.Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа Уби филиалы, “Эталон – Агро” җәмгыятьләре, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Чокалы, Зур Аксу, Городище филиаллары һәм “Низамов А.А.” крестьян фермер хуҗалыгы эшчәннәре кереште. Цильналылар 500 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне чаптылар, аның 150 гектарга якыны печәнгә алынды, 200 гектардан артыгы сенажга салынды һәм җәйләүдәге малларга ашатылды. Бүгенге көнгә әлеге хуҗалыкта 300 тоннадан артык сенаж салдылар. Район буенча 2000 гектардан артык мәйдандагы күпьеллык үләннәр чабылды. П.В.Дементьев агрофирмасы җитәкчесе Иван Павлов сүзләренчә, быел барлык филиаллар буенча 1138 гектардагы күпьеллык үләннәрне җыеп аласы була. Аның 900 гектарын люцерна һәм калган өлешен кәҗә үләне били. 60 гектарда үстерелгән әлеге культура басуына килгәндә механизаторлар печәнне төргәкләргә әйләндерәләр иде. “МТЗ – 82” тракторларын идарә итүче Валерий Лепешкин белән Владимир Кудряшов бу эшне җиренә җиткереп үтиләр. Техниканың шактый искергән булуына да карамастан, төгәл һәм югары җитештерүчән эшләтергә тырышалар. Теземнәргә салынган печәнне әйләндереп киптерү эше Геннадий Харитоновка йөкләнгән. “Егетләр вакыт белән санашмыйлар, иртәдән соңгы кичкә кадәр басуда фидакарь хезмәт куялар”,- ди агрофирма директоры Иван Павлов. Азык утарына да сенаж өчен 170 гектарда чабылган үләннәрдән 400 тоннадан артык яшел масса кайтарылган. Траншеяда аны “К- 700” маркалы трактор белән Владимир Зайцев тыгызлап тора. Агрофирма малларын уңышлы кышлату өчен җиде мең тонна сенаж кирәк булачак. Дөрес, үткән елгы запас та бар, әмма булган өстенә бар яхшы, азыклы ферма кышлыгын җәфа күрмәс, продукция дә җитәрлек дәрәҗәдә алыныр. Җитәкче Иван Николаевич техниканың еш җимерелеп торуыннан зарлана. Машина – трактор паркы соңгы дистә елда бөтенләй яңартылмаган диярлек. Шунлыктан механизаторлар үзләренә тапшырылган техниканың кадерен беләләр һәм бик саклап эшләтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев