Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында “Цильна” сыеры берьюлы дүрт бозау китергән

Әлеге хуҗалык терлекчеләренең хезмәттә ирешкән уңышларын республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә дә яхшы беләләр.

Мондагы токымлы терлекләрдән продукция алу, төрле һава шартларына да карамастан һәр гектардан 50 -60 центнер уңыш бирүчән югары сортлы үсемлекчелек культуралары игеп дан тоткан хуҗалыкның эш тәҗрибәсен төрле төбәкләр өйрәнә.
Әле шушы көннәрдә генә җәмгыятьнең икенче товарлыклы – сөтчелек фермасында уникаль күренешкә тап булдылар. Лилия Рәимова карый торган 50 баш сыер арасында 3369 санлы “Березка” кушаматлысы икенчегә дүрт бозау тудырды. Һәркайсысының авырлыгы 20 килограмм чамасы, өчесе теше, берсе үгез бозау. 
“Авыл хуҗалыгында шушы кадәр еллар эшләп тә мондый очракны күргәнебез юк иде. Бик сирәк өч бозау булгалый, әмма дүрт бөтенләй уникаль инде ”,- диләр хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров белән баш зоотехник Марат Рәимов. Бозауларны шушы фермада эшләп шактый тәҗрибә туплаган терлекче Гөлия Гафуровага тапшырганнар. “Березка” үзен яхшы хис итә, сөтне дә тәүлеккә 35 килограммнан артык бирә. Бозауларның дүртесе дә исән – имин үсеп китсә Гөлия Гафуровага дүрт мең сум премия вәгъдә иткән Барис Аппаувич. Өчесе исән үскән очракта да премия булачак, әмма бер мең сумга кимрәк. Мал табиблары да, зоотехниклар да яшь үрчемнәрнең сәламәтлекләрен ныклы контрольдә тоталар. Рәсемдә: хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Рәимов бозауларның сәламәтлеген тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев