Беренче кварталда Чүпрәле терлекчеләре ничек эшләде?
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә малларны кышлату ахырына якынлаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов әйтүенчә, майның беренче декадасында аларны җәйге лагерьларга чыгару планлаштырылган. Тупас һәм сусыл азыкларга килгәндә, өч мең тонна катнаш азык запасы бар. Бу һәр баш шартлы терлеккә уртача 17,2 центнер азык дигән сүз. Шуның яртысы җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә туры килә. Әлеге хуҗалыкта бүген һәр баш терлек өчен 39 центнер азык запасы бар. Ә менә Дементьев исемендәге һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмаларына караган хуҗалыкларда азык запасы һич тә мактанырлык түгел. Боларда иң мөһиме малларны җәйләүгә исән – имин чыгару бурычы куела. Ә бит кышлатуга керер алдыннан әлеге хуҗалыкларның һәркайсы таләп ителгән азык күләме 125 процентка үтәлде, дип исәп – хисап ясады, югыйсә. Бүген аларда калган азыкка карата аеруча сакчыл караш булырга тиеш.
-Азык культуралары структурасын анализлаганда, аларның мәйданнары 1471 гектарга кадәр кимүен күрәбез (шул исәптән кукурузныкы – 310 һәм катнаш азыкныкы 1342 гектар). Җәй ахырына мөгезле эре терлекләрне 600 башка арттыру турында сүз алып барганда мондый процесс белән һич тә килешеп буомый. Шуңа күрә язгы кыр эшләрен башлаганчы азык культуралары структурасын тагын бер кат карап чыгарга һәм мөмкин кадәр аларның мәйданнарын арттыру ягын карарга кирәк булачак,- ди агро идарә башлыгы Тәлгать Әхмәтсафаевич. Аннан соң ул чиста пар җирләренә калдырылган мәйданнарга берьеллык үлән һәм өстәмә иминиятләштерү фонды буларак катнаш азык культурасын чәчүне тәкъдим итте. Агымдагы елның өч аенда 480 тонна ит җитештерелде, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 11 тоннага артыграк (102 %). Сөтчелектә дә алга китеш бар. Беренче кварталда 8,5 мең килограмм сөт күберәк савылды, ягъни һәр сыерның продуктлылыгы 1,8 килограмга артты. Иң югары динамика “Цильна” хуҗалыгында. Биредә сөт җитештерүне 117 процентка арттырдылар. “Эталон – Агро” җәмгыятендә дә үсеш 116 прцентны тәшкил итә. Дементьев исемендәге һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмаларында да күрсәткеч 112 - 109 процент белән исәпләнә. Җәйләүне дөрес оештырган очракта күрсәткечләр тагын да яхшырыр дигән өмет бар.
-Сатып алу бәяләренең төшүе терлекчелек тармагына карашны йомшартуга сәбәп була алмый. Киресенчә, мондый хәл килеп туган вакытта тармакка карата игътибарны тагын да арттырырга һәм эчке резервларлардан дөрес файдаланырга кирәк. Терлекчелекне - бүген отышлы, димәк шөгыльләнәбез, иртәгә файдасыз икән ташлыйбыз, дип әйтеп булмый. 2017 елда 463 миллион сумлык 23 мең тонна сөт саттык (рентабельлелек – 24,3 %). Димәк, шундый шартларда да җитештереп кенә түгел, акча да эшләп була. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 14664 баш мөгезле эре терлек бар. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 593 башка артыграк. Бу юнәлештә барлык хуҗалыклар да диярлек яхшы эшләде. Малларны арттыруда бигрәк тә, “Эталон – Агро” - 116 % (146 баш), крестьян – фермер хуҗалыклары, “Цильна” җәмгыяте, Дементьев исемендәге һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмалары (102 %) терлекчеләренең хезмәте мактауга лаек. 2018 нче ел республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры боерыгы нигезендә “Югары продуктлы таналар үстерү елы” дип игълан ителде. Министрлык эшләгән технологик регламент буенча каплатырга тиешле тана 14 ай эчендә 385 килограмм авырлыкка җитәргә тиеш. Моның өчен тәүлек саен уртача 833 грамм артым алырга туры киләчәк. “Цильна” җәмгыятендә нәкъ шундый параметр буенча эшлиләр дә инде. Каплатылырга тиешле малларның уртача тәүлеклек үсеше 902 граммга җитә. Крестьян – фермер хуҗалыкларында да ул күрсәткеч 900 граммны тәшкил итә. Шул ук вакытта “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасында таналарның тәүлеклек үсеше – 718, Дементьев исемендәге агрофирмада 552 граммнан артмый. Бозауларның 2 айдан 6 айга кадәрге үсеш чоры аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. Әгәр 6 айга кадәр яшь үрчем тиешле үсеш ала икән, аның югары продуктлы сыер булачагына шик тә калмый. Агымдагы елның беренче кварталында 1929 баш бозау алынды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан терлекчелеккә ярдәм итү максатыннан сатылган һәр килограмм сөт өчен 27,8 миллион сум субсидия алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев