Бәхетле картлыкка ни җитә?
Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның сугыш кичкән, ачлык-ялангачлык, илне торгызу елларына туры килгән гомер юллары исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә. Агымдагы елда районда 75 өлкән яшьтәге кеше үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. Шуларның...
Ел дәвамында әлеге гомер бәйрәмнәре уңаеннан һәр өлкән кеше янында район җитәкчелеге булды, хәл-әхвәлен белеште, тормыш шартлары белән танышты. Әлбәттә, бер гасырга якын истәлекле көннәре белән РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатлары һәм район башлыгы Александр Шадриковның бүләкләре дә тапшырылды. Шушы көннәрдә исә 2016 елны тәмамлап, Яңа Кәкерле авылында Миннебану апа Зиннәтуллина да күркәм 90 яшьлеген билгеләде.
Миннебану апа да сугыш елларын күргән авыл баласы. Әтиләре биш баланы калдырып, фронтка чыгып китә. Әниләре итәгенә сарылган берсеннән-берсе кечкенә сабыйлар әтиләрен шул китүдән башка күрмиләр, ул вафат була.
Миннебану апаның гомере хезмәттә уза. Сугыштан кайткан Нурмөхәммәт белән гаилә корып, алар тугыз балага: җиде ир-егет, ике кыз, гомер бирәләр. "Оясында ни күрсә, очканында шул була" диләр. Үз үрнәкләрендә тәрбияләнеп үскән балалар туган нигездән чыгып китеп, намуслы хезмәтләре белән дан казаналар, ата-ана күрсәткән юл белән тормыш итәләр. Үткәннәрне сагынганда Миннебану апа бары тик яхшы вакытларны гына искә алырга тырыша.
-Аллага шөкер, балаларым әйбәт булды. Кибеттә эшләгән елларымда, бик кичкә дә калырга туры килә иде. Җыелышып мине каршы алырга чыга иделәр. Җиде улым да армия сафында хезмәт итте, аллага шөкер,-дип сөйли ул. Кызганыч, бер улы якты дөньядан бик иртә китә, Нурмөхәммәте вафат булганга да озак еллар узган инде.
Миннебану апа муллалар нәселеннән. Гаиләдә күреп үскән дини-әһлакый тәрбияне үз балаларында гына түгел, авыл халкы арасында да булдыруда зур тырышлык куя. Олы бәйрәмнәрнең, дини мәҗлесләрнең түрендә авылдашларының көтеп алынган хөрмәтле кунагы, акъәбисе ул.
-Олы яшьтәгеләр, гадәттә, "үтте-китте гомер"дип уфтанып утырырга, үзләренең аһ-зарларын сөйләргә яраталар. Ул исә, "хәлең ничек, Әнием" дигән сорауга, "яхшы"дип (мин аның "начар" дигәнен белмим) кыска гына җавап бирә дә, үзенең якын арада башкарган эшләре, кылган гамәлләре, авылдагы яңалыклар турында сөйләп китә,-ди әнисе турында кызы Әлфинур ханым да.
Миннебану апа бүген һәр баласында олы кунак. Туган нигез дә бервакытта да буш тормый. Сигез баладан тармакланган нәсел дәвамчылары: унтугыз оныгы, унҗиде оныкчыгы аңа олы рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерергә дип кайталар. Ә шушы бәхетле картлыкка ни җитә?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев