Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылның киләчәген кайгыртып

Равиль Бикчуров моннан биш ел элек авыл өчен әрнеп, аз гына булса да ярдәмем тимәсме, авылны яшәтеп булмасмы дип, шушы җирлектә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән

Зур Чынлы авылы халкын берләштергән “Ирек” колхозы үзенең эшчәнлеге чорында районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе иде. Кырчылыкта бөтен төр культуралар җитештерүдән тыш, терлекчелек продуктлары сату буенча да лидерлар рәтендә булды. Биредә меңләгән баш дуңгыз, сарык асралды. Данлыклы хуҗалык коллективында Усман Алиевка СССРның Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, колхоз рәисе Алимҗан Әмирханов Татарстанның Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Җитештерү тармакларында хезмәт куючы алдынгыларның башкалар көнләшерлек күрсәткечләре бик күп иде.

Әмма, үзгәреш җилләре әлеге хуҗалыкны да читләтеп үтмәде. Төрле җитәкчеләр килде, колхозлар таралды. Җире кирәк булса да, шунда яшәүче халык үз иркенә тапшырылды. Шушы  авылда туып-үскән, әмма төрле сәбәпләр аркасында чит өлкәләрдә эшләп йөргән  Равиль Бикчуров моннан биш ел элек авыл өчен әрнеп, аз гына булса да ярдәмем тимәсме, авылны яшәтеп булмасмы дип, шушы җирлектә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән иде.

–Өч мең гектар сөрү җиребез бар. Төрле культуралар чәчәбез. Әлбәттә, яңа сортларга күбрәк өстенлек бирәбез. Үткән ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 40 центнердан артык ашлык җыеп алдык. Аларның тулаем җыемы 49 мең 520 центнер булды. 200 гектарда үстерелгән шикәр чөгендереннән дә 350 центнердан артык чимал чыкты. Сату бәяләре төшүгә дә карамастан, хуҗалыгыбыз 2017 елны 7,5 процент рентабельлелек белән төгәлләде,- ди Равиль Бикчуров КФХның бүгенгесе турында сөйләгәндә.

Язгы кыр эшләренә әзерлекләре  турында сорашкач, машина-трактор паркындагы техника төзекләндерелеп беткәнлеге, ремонтлаучы слесарьлар аларны үткән көз айларында ук үз куллары аша үткәргәнлеге турында әйттеләр. Парктагы техниканы да ел саен диярлек яңартып торалар икән. Искеләренә дә сакчыл караш яши. Депода олы яшьтәге механизатор Җәмил Әзмуханов белән сөйләшеп киттек.

–Миңа 70 яшь, тракторым белән бер яшьтә  инде без. Гомер буе шунда эшләдем, менә карлар китеп басулар ачылуга “ДТ – 75” маркалы тракторыма “СЗП-3,6” чәчкечләре тагып, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыруга чыгачакмын. Техникам төзек, старт көтәм,- диде ул.

Андый механизаторлар биредә тагын да бар. Мөстәкыйм Сафин берничә дистә еллык “К-700” маркалы тракторны төзекләндерә. Двигателен Яр Чаллы шәһәреннән кайтарганнар. Комбайнчылар арасында да данга, хөрмәткә лаек булганнар күп. Фәрит Басыйров белән Илгизәр Бохариев авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика слетында катнашкан, Президент кулыннан бүләк алганнар. Шуны да искәртим, фермер хуҗалыгында эшләүчеләргә шәхси тормышларын тотрыклы алып бару өчен мөмкинлекләр тудырылган. Аларның күбесе абзар тулы мал-туар, кош - корт асрый. Кайберләренең мөгезле эре терлекләре 15 әр башка җитә. Механизатор Фәрит Хәлимов, шофер Нәгыйм Әглиуллов, электрик Илмас Тукаев  уңганнардан санала.

–Терлек асраучыларга бишәр рулон печәнне түләүсез бирәләр. Тагын кирәк булган очракта рулонын 700 сумнан сатып алабыз. Ашлык белән дә проблема юк. Эшләгән кеше – яши, рәхмәт җитәкчебезгә,-диләр механизаторлар.

Фермер хуҗалыгында 537 пайчы исәпләнә. Алар белән дә исәп-хисапны үзвакытында ясап баралар. “Исәп-хисапның” үзеңә уңай төрен сайлау мөмкинлеге бар. Әйтик, кемгәдер печән, ашлык кирәк. Ә кайберәүләр шикәр комына, акчага ризалаша. Соңгы елларда үз җирләрен фермер хуҗалыгына тапшыручылар  саны арткан. Терлек асраучы өлкәннәр дә печән, ашлыкны түләүсез алалар, ди.

Хуҗалык җитәкчесе Равиль Бикчуров район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе һәм район Советы депутаты кебек вазифаларны да олы җаваплылык тоеп башкара. Россия  крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XVIII съездында да делегат буларак катнашкан.

–Соңгы өч елда безнең хуҗалык 15,513 мең тонна ашлык, 27607 тонна шикәр чөгендере һәм 1560 тонна көнбагыш үстереп сатты. Ягъни 193370 миллион сумлык продукция җитештердек. Алга таба да тотрыклы эшләячәгебезгә ышанабыз. Чөнки безнең төп байлыгыбыз–уңган игенчеләребез һәм уңдырышлы җирләребез”,- ди Равиль Адиевич.

Хәйриячелек һәм иганәчелек кебек игелекле эшләрдә дә актив катнашалар алар. Туган авылын төзекләндерү, аның урамнарына табигый таштан юллар салу, зиратлар территориясен тотып алу, яшелләндерү максатыннан ике меңнән артык ылыслы куаклар утырту, язгы ташу һәм көчле яңгырлар вакытында су басуны булдырмау өчен саклау корылмалары төзү һәм башка бик күп чаралар турыдан-туры Равиль Бикчуров көче белән оештырыла. Район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчете һәм Алешкин-Саплык авылында часовня төзүгә дә матди ярдәм күрсәткәннәр. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләренә торак йортлар салуда, район үзәк хастаханәсенә кыйммәтле жиһазлар алуда һәм “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерына жиһазлар кайтару, спорт ярышларына иганәчелек итү, Сабан туе, авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты, Җиңү бәйрәмнәре кебек чаралар – барысына да өлеш керткән җитәкче. Алай гына да түгел,  Зур Чынлы урта мәктәбе балаларының мәктәп ашханәсендә түләүсез туклануын да оештырган ул(!). Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан 2015 елда – 3 миллион 151 мең сумлык, 2016 елда – 512 мең 770 сумлык һәм 2017 елда 1 миллион 378 мең 636 сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 

–Боларны күрсәтмәгез, кирәкми,-ди әңгәмәдәшем. –Татарда бит, бер кулың биргәнне икенче кулың күрмәсен,- диләр. –Ихлас күңелдән һәм авылым, туган ягым  өчен эшлим мин бу эшләрне.

Һәр авылда булсын иде ул, шундый, авылның киләчәге өчен янып йөргән ир-егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы