Иске Чокалы авылында мәдәният йортының 45 еллыгын билгеләп үттеләр
Иске Чокалы авылында, яңа мәдәният йорты ачылуга 45 ел тулу уңаеннан төрле елларда эшләп чыккан мәдәният хезмәткәрләренең очрашу кичәсе үтте.
1972 елда 7-Ноябрь көнне Иске Чокалы авылында яңа бина сафка баскан мәдәният йорты ачылган. Авыл халкы һәм яшьләре өчен зур вакыйга була бу.
Мәдәният йорты ачылган көннән башлап төрле түгәрәкләр эшли башлаган. Шушы түгәрәкләгә җереп биергә, җырларга,төрле тамаша куерга авылның яше карты бик төләп җери башлаган. Шушы көннән башлап бүгенгесе кенгә кадәр күпме оста җырлаучылар сәхнәләребездә моңлы җырлары, ут чаткысы кебек биюләре белән чыгыш ясыйлар. Болар барысыда мәдәният йорты учагында үзләренең бөтен көчләрен биреп торышып эшләүче хөзмәткәрләребезнең зур элеше бар дип горурланып әйтә алабыз. Заманалар үзгәрә ну күңел дигән нәрсә һаманда яшь бит, ул елларда клубларга йөрүләр,индийский кинолар карау үзе ни тора иде, боларны без барыбызда диярлек үзебез кичергән буын кешеләре дип чыгыш ясадылар бәйрәдә катнашучылар.
Ул чорда эшләгән менә шушы залда утыручылар яшь кызлар егетләр идегез. Хәзер чәчләргә бәс кунган ну күңел һаманда яшь, шулай булып калырга тиеш мәдәният хезмәткәрләре. Мәдәният йортында Гаиләле кешеләр эшләгән ,тормыш иптәшләре түземле аңлаучан булганнга гына мәдәният йортында эшләү насыйп булгандыр. Мәдәният йорты нинди булырга тиеш дигән сорау яңгырады. Һәр вакыт чиста, хезмәткәрләре ачык йөзле, үткен булырга тиеш һәм йолмаеп торсын өчен җылылык кирәк мәдәният йортында дигән җавап яңгырады. Боларның барысыда диярлек безнең мәдәният йортында бар дисәмдә ялгышмамын.
Район мәдәният йортыннан килгән җитәкчеләрнең чыгышларын алкышларга күмеп каршы алды бәйрәм кунаклары. Тәмамлап мәдәният учагы бер кайчанда сүнмәсен буыннан буынга тапшырылсын иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев