Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чисталык булдыру һәркемнең кулыннан килә торган эш

Санитар чистарту икеайлыгы башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр Чүпрәледә оештырылган өмәләрдә 100гә якын техника катнашкан. 1200 м3 көнкүреш калдыгы  утильләштерү урынына чыгарылган.

Мәгълүматларга караганда, бер кешедән елына якынча 300 килограмм чүп җыела икән. Район, республика, ил буенча санап карасак, күз алдына китерә алмаслык чүп өеме хасил була дигән сүз бу. Өйләребездә чисталык сакларга яратабыз, ә урам, табигать-анабыз  турында уйламыйбыз. 

Ел саен республикада, шул исәптән,  район күләмендә әлеге җәмгыять проблемаларына кешелекнең игътибарын юнәлтү максатыннан санитар-экологик икеайлык игълан ителә.  Аның кысаларында өмәләр оештырыла, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә. 

Район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиягә дә райондашларыбызның чакырылуы очраклы түгел.  “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла” мәкаленең асылына төшендерүнең бер ысулы да  ул. Тик моны һаман да күпләр  аңламый, кызганычка каршы. Күршесенә салынган штрафны, бик теләп башкасына бәйнә-бәйнә җиткерә, ә үз тирә-ягын җыештырырга кирәклеген уйлап та карамаучылар күп шул әле.  Билгеле, аннан комиссия алдында “мин белмәдем”, дип акланырга керешүнең файдасы юк. Протокол төзелгән һәм  ул инде закон көченә ия. Штрафлар да саллы гына салына, иң кечкенәсе дә 2000 сумнан башлана.

Быелгы икеайлык барышында да районыбызда  күп кенә кагыйдәләр бозу очраклары ачыкланды, тиешсез урыннарда чүп өемнәре дә барлыкка килгән. Әлбәттә, аларны бетерү өстендә эшләр алып барылачак. 

Санитар-экологик икеайлык  куаклар утыртуны да күздә тота.  Бүгенге көнгә район буенча 4000ләп яшь үсенте утыртылган.  Авыл җирлекләре арасында яшеллекне булдыруда алдынгылыкны Уби авыл җирлеге били.  Ә менә  Городище, Звезда, Марс, Яңа Борындык, Иске Шәйморза авыл җирлекләрендә әлеге юнәлештә эшлисе эшләр байтак әле.

Район оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә үз тирә-яннарын төзекләндерү, ямьләндерү буенча эшләделәр. Моннан тыш, үзләренә билгеләнгән  мәйданчыкларны  да тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр тырышлыгы белән  район үзәгендәге елга - ерынты да чистартылды. Әлеге юнәлештә быел да эшләр дәвам итәчәк.

Гомумән,  иҗтимагый киңлекләр булдыру республика программасы нигезендә район үзәге киләчәктә танымаслык булып үзгәрергә охшаган.  Елга-ерынты чистартылып, анда ял, күңел ачу урыннары булачак әле. Әлбәттә, бердәм көч, бердәм тырышлык белән эшләгәндә генә күркәм нәтиҗәләргә дә ирешеп була. 

Сүз уңаенда, Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча  бәйге игълан ителүен дә кабат исегезгә төшерәбез.

Чисталык, матурлыкны яратып, тирә-ягыңны куандырып яшәсәң акчалата бүләк  оту мөмкинлеге бар.  Иң әйбәт  предприятие, авыл җирлекләре  белән берлектә  “Үрнәк булган йорт биләмәсе” дә ачыкланачак  һәм 1нче урын яулаган җиңүче  30 мең сум акчага ия булачак.  Конкурс 20 августка кадәр дәвам итә.  Бәйгенең шартлары белән сайтыбызда  http://chuprale-online.ru тулырак танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев