Бал суыртыр чак
Һавада бал исе. Июль ахырларында, август башларында авылда бу гел шулай. Ирексездән, бал белән чәй эчәсе килеп китә. Ә нинди бал яхшырак соң? Балны кайдан, кемнән алырга?
Балчылар өчен быелгы сезон бик уңышлы дип әйтеп булмаса да, умарта кортлары кыска гына вакыт эчендә балны җыя алган.
–Ә тиешле шартларда саклаган очракта, чын балның составы үзгәрми, аңа берни булмый, -ди минем әтием тәҗрибәле умартачы Юрий Михайлов. – Тик шулай да быел бал күп булмас кебек. Чөнки нәкъ бал җыю чорында яңгырлар яуды, бал кортлары умартадагы балны ашый башлады, -ди ул.
Кибетләрдәге бал
–Ә кибетләрдә бит бал гел бар, кулдан алганга караганда арзанрак та әле, -дим мин аңа.
–Ә төргәгендәге язуына игътибар иткәнең бармы соң,- дип сорый әтием миннән. – Чын бал бервакытта да арзан була алмый. Чөнки кеше аны дару урынына куллана. Ә ясалма бал, билгеле, арзанрак була. Әмма аның составында бал 30 процентка кадәр генә булуы бик мөмкин. Чөнки ясалма бал элек Кытайда гына җитештерелсә, хәзер Россиядә дә шундый заводлар барлыкка килгәнлеген гәзиттән укыдым. Иң яхшысы балны таныш кешедән алу.
Яхшы балны ничек танырга?
Кешеләрдән умарта кортларына шикәр ашаталар икән дә, бал катнашмалы, ягъни “шикәр балы” гына була икән дип тә ишеткәнем бар иде. Бу турыдагы фикеремне белдергәннән соң, Юрий Ильич:
–Бары хуш исле булганын гына сатып алырга кирәк, -диде. – Кайберәүләр тамакны әчеттергән бал иң яхшысы, диләр. Монда да бәхәсләшергә була – балның әчелеге нинди чәчәктән җыелганына да карый.
Болгатып карап белеп була икән балның сыйфатын. Бер өлеш балны ике өлеш суга салып болгатырга. Табигый бал булса, су болганчыклана, өстендә салават күперендәге кебек төсләр барлыкка килә, катнашма булганда, төбенә утыра, ди.
Бал суыртуның үз вакыты
Бал суыртуның да үз вакыты барлыгын белдем әтиемнән.
–Балны август башларында аертырга кирәк, -ди ул. –Бу вакытта умарта оясындагы бал өлгереп җиткән була. Иртәрәк алганда бал өлгермәгән булырга мөмкин. Кыш көне саклар өчен пичәтләнгән бал булса яхшы. Ә иртә алынганы аның хәзер чәй эчәр өчен генә, -ди ул.
Бал алганда ялгызыңа гына кыен
Бал алу чорында умарталыкта ялгызың гына берни эшли алмыйсың икән. Шуңа да әтиемнең уң кулы бу чорда әнием һәм энекәшем. Алар да инде бу һөнәргә өйрәнеп беткәннәр. Умарта корты чагудан да әлләни курыкмыйлар. Гәрчә, бу вакытта умарталарның бик явыз булуын мин дә беләм.
–Кемнең дә, бернинди җан иясенең дә үзе җитештергән байлыкны башкалар белән бүлешәсе килми шул инде, -ди әнием Зинаида, бу очракта умарталарның усаллашуын яклап.
Балның файдалы үзенчәлекләре
Әнием дә балның файдалы үзенчәлекләрен яхшы белә булып чыкты.
–Йокысызлыктан интеккәндә бер стакан җылы суга бер бал кашыгы бал болгатып төнгелеккә эчеп ятам. Шулай ук, тамак шешкәндә дә шундый ук катнашма белән тамагымны чайкатам, -ди әнием.
Мин үз чиратымда, балның сыйфатлары, дәвалау үзенчәлекләре турында башка чыганаклардан да мәгълүматлар тупладым. Көнбагыш балы, мәсәлән, бавырга файдалы икән. Сукыр кычытканнан җыелганы – йөрәк өчен. Юкә балы үпкә өчен, салкын тигәннән менә дигән дәва. Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар һәм кеше организмына үзенчә файдалы. Аеруча майда җыелган бал шифалы, диләр. Аны бары тик дәва өчен генә суырталар, ул күп булмый икән.
Балның бәясе
Балның быелгы бәясе исә килограммы 300 сум тирәсендә йөри, диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев