Законга хезмәт итү–ул илгә хезмәт итү
Һәр чорда да прокуратура дәүләт тормышында аерым роль уйнаган, законлылыкны үтәү сагында торган һәм тора. Елдан-ел үзләренең проблемалары, бәла-казалары белән прокуратура органнарына мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Бу факт гражданнарның законнарга, прокуратура органнарына ышанычы артуы турында сөйли. Кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә, сүз дә юк, зур...
-Илдар Илгизәрович, прокуратура эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Сезнең сферада өстенлекле мәсьәләләр буламы? Шулар, гомумән прокуратура эшчәнлеге белән таныштырып китсәгез иде.
-Прокуратура хезмәткәрләре пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаганнарның, шул исәптән ятим, тәрбиячесез калган балаларның хокукларын яклау буенча зур эш башкара. Прокуратура хезмәт закончалылыгының үтәлеше, хезмәт хакы түләү буенча бурычларны бетерү кебек мәсьәләләрне дә күз уңында тота. Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә закон бозу фактлары оператив хәл ителә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау, коррупциягә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, судта дәүләт гаепләвен яклау... Җәмгыятьнең бер генә өлкәсе дә прокуратура органнары игътибарыннан читтә калмый.
-Прокуратураның 2016 елдагы эшчәнлеген анализлаганда нинди мөһим мәсьәләләргә тукталыр идегез?
-Узып киткән ел да безнең өчен эш-мәшәкатьләргә бай булды. Ел дәвамында районда 601 закон бозу очрагы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 115 күрсәтмә (представление) язылды. Закон бозулар күп очракта икътисад һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген саклауны тәэмин итү өлкәсендә ачыкланды. Прокурор күрсәтмәсе нигезендә 118 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Яңа Элмәле урта белем бирү мәктәбенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү барышында, мәсәлән, учреждениедә законга туры килеп бетмәгән фактлар ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәп директорына федераль законнарны бозу фактларын бетерү турында күрсәтмә бирелде һәм әлеге күрсәтмә үтәтелде, бер вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Прокурор карары белән үткән ел 12 зат административ җаваплылыкка да тартылды. Кредит-банк линиясе буенча "Летай деньги" микрофинанс оешмасы законнарны бозып эшчәнлек алып барса, тирә-як мохитка зыян салуда, аерым алганда химик ашламаларны тиешле урында сакламаган өчен "Гафуров" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе җавапка тартылды.
Шулай ук ОСАГО полислары буенча бер гражданның шикаяте карап тикшерелде. "Росгосстрах"ның Иске Чүпрәле филиалында ОСАГО полислары булуга карамастан, гражданга полис бирүдән баш тартканнар. Фактлар ачыкланды һәм оешма җитәкчесе И.Г. Низамов административ җаваплылыкка тартылып, штраф түләргә мәҗбүр булды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 55 законлы булмаган хокукый акт төзелүе дә ачыкланды үткән ел, прокурор протесты нигезендә аларның барысы да закон таләпләренә туры китерттерелде.
2016 елда район прокуратурасы тарафыннан судка 30 дәгъва (иск) кертелде, аларның 9ы гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен күздә тота. Хезмәт хакларын түләү мәсьәләсе дә шулай ук көн кадагындагы проблема булып кала. Аны вакытында яисә бөтенләй дә түләми килгән оешмалар да бар. Югыйсә Россия Федерациясенең Хезмәт кодексында эш бирүченең коллектив килешү яки эчке хезмәт тәртипләре нигезендә, айга ике тапкырдан да ким булмаган срокта хезмәт хакы түләргә тиешлеге каралган. Бүгенге көнгә безнең тарафтан хезмәт хакын түләүдә закон бозу очракларын ачыклаган, гомуми күләмдә 1 млн. 200 мең сумга булган, 18 дәгъва судка җибәрелде. Әйләнә-тирә мохитне пычрату, законсыз чүплекләр буенча да судка прокуратура тарафыннан 21 гариза бирелде. Суд әлеге чүплекләрне бетерүне авыл җирлекләренә йөкләде, 1 вазифаи затны җаваплылыкка тартты.
-Һәрбер тармакта да уңышка бергәләп эшләгәндә генә ирешеп була. Сез ничек уйлыйсыз, безнең районда прокуратура, тикшерү органнары, эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтә урнаштырылганмы?
-Район прокуратурасының полиция, тикшерү органнары, хакимият белән тыгыз элемтәдә эшләве районда 2013 елдан башлап яңа дәрәҗәгә чыкты, бик яхшы сыйфатта оештырыла башлады, дип әйтәсем килә. Прокуратура эчке эшләр органнарының җәмгыять тәртибен саклау, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, җинаятьчелек белән көрәштә координаторы булып та тора. Район хакимияте дә көн үзәгендә булган әһәмиятле мәсьәләләрне көч структуралары җитәкчеләре белән берлектә тикшерүгә көннән-көн ныграк игътибар итә. Боларның барысы: хәбәрләшеп эшләү, информацияләр белән алмашу, закон бозуларга бергәләшеп юл куймау, билгеле инде, бердәм хокукый яссылык тудырырга мөмкинлек бирә. Болай эшләгәндә гражданнарның проблемалары да тизрәк хәл ителә.
-Прокуратура контрольлегендә коррупциягә, аның элементларына каршы тору эшчәнлеге дә тора. Безнең районда бу юнәлештә закон бозу очраклары ачыкланганы бармы?
-Үткән ел прокуратура тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәт, коррупциягә каршы тору, бюджет турындагы законнарны бозуның 27 очрагы ачыкланды. Закон бозылу очракларын карап тикшергәннән соң, 4 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
-Газета укучыларыбыз прокуратурага мөрәҗәгать итү тәртибен сорап шалтырата күп вакыт. Моңа да аңлатма биреп китсәгез иде.
- Прокуратураның ишекләре һәрчак ачык. Гражданнар безгә үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә ала. Әмма, һәр җирдәге кебек, бездә дә аерым тәртип-таләпләр бар. Язмача мөрәҗәгатьтә гражданның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, тулы адресы, нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү, органның яки җаваплы затның исеме, закон, хокук бозылу күрсәтелергә, дата, шәхси имза куелырга тиеш. Тулы мәгълүматлар булмаган һәм язуы ачык укылмаган мөрәҗәгатьләр каралмый һәм аларга җаваплар бирелми. Билгеле, гариза язучыга тиешле ярдәм күрсәтелә. Гаризалар прокуратурада теркәлгәннән соң 30 көннән дә соң булмаган срокта, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көннән дә хәл ителә. Шикаять-гаризаларны, мөрәҗәгатьләрне кире кагу турында карарны прокурор яки аны алыштыручы зат кабул итә һәм җавапларны да алар бирә.
Газета укучылар игътибарын шуңа да юнәлтәсем килә - үзеңнең законлы мәнфәгатьләреңне яклаудан курыкмаска кирәк. Прокуратура хезмәткәрләре өчен гади кешеләр белән аралашу, аларның конституцион хокуклары бозылганда ярдәмгә килү-иң әһәмиятле бурычларның берсе. Прокуратура хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә калганда, алар юрист буларак та, закон бозу очраклары булу-булмавын шунда ук аңлап алырга сәләтлеләр. Һәм закон бозуны булдырмый калуда да нәтиҗәле эшлиләр.
Район прокуратурасында "Кайнар линия" элемтәсе эшли. Телефон номеры: 2-28-98. Шулай ук гражданнар электрон почтага язып та үз мөрәҗәгатьләрен калдыра алалар. Электрон адресыбыз: Drz.Prok@tatar.ru
Үткән ел июнь аенда безгә Шәйморза авылында яшәүче бер хатын-кыз үзенең хезмәт өлкәсендәге хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Аңа "Ә.Ш.Әбдриев исемендәге Шәйморза" предприятиесе хезмәт хакы түләүне тоткарлаган, түләгән очракта да хезмәт хакының 20 проценттан артыграк өлешен товарлата биргән. Үткән ел шулай ук бер гражданнан законлы эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруга кыенлык тудырулары турында мөрәҗәгать кабул ителде. Шушы ике факт буенча да гражданнарның үтенечләре канәгатьләндерелде.
Дөрес, прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. 2015 елда, мәсәлән, андый мөрәҗәгатьләр 140 булса, 2016 елда прокуратурага гражданнардан 159 шикаять һәм үтенеч кергән. Аларның 96сы шунда ук хәл ителгән, калганнары чара күрү өчен башка ведомстволарга юлланган.
-Чүпрәле районы прокуратурасы бүгенге көндә граҗданнарның хокукларын, дәүләт һәм җәмгыять мәнфагәтьләрен яклау буенча бурычын намус белән үти, дип әйтергә тулы нигез бар, димәк.
-Илдар Илгизәрович, әңгәмәбез ахырында, үзегез җитәкләгән коллектив турында да сөйләсәгез иде.
-Район прокуратурасы коллективы зур түгел. Зур булмаса да бердәм һәм эшкә сәләтле. Бөтен хезмәткәрләрнең дә бу өлкәдә биш елдан артыграк хезмәт стажы бар, аларның барысы да югары һөнәри осталыкка ияләр һәм иң беренче чиратта, кешеләргә ярдәмгә килергә һәрчакта да әзерләр. Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр моны тоярга өлгергәннәрдер, дип уйлыйм.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт Илдар Илгизәрович. Киләчәктә дә уңышлы эшләвегезне телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев