Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ут, газга бәяләр июльдән артачак

    «Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек.

    Без анда бәяләрне Татарстан Республикасы күләмендә һәм шәһәрләрдәге тарифны күз алдында тоткан идек. Җирле бәяләр исә түбәндәгечә: газ өчен аерма юк, шәһәрдә яшәүче халык кебек үк бкр куб.метр газ өчен 5,48 тиен түлибез. Әгәр 1 июльдән вәгъдә ителгәнчә бәяләр 3,4%тан күбрәккә арттырылмаса, газга бәя елның икенче яртыеллыгында безнең өчен 5,66 сум тирәсендә булыр, дип фаразлана.

    Ә электрэнергиясе өчен шәһәр халкы хәзергесе вакытта 1 квт электроэнергия өчен 3,56 сум түли. Авыл җирлегендә яшәүчеләр, ягъни безнең өчен ул 2,49 сум. 1 июльдән арта калганда Монополиягә кршы хезмәт тариф бу өлкәдә 3,6 %тан артмаячак дип белдерә. Шуңа таянып, 1 июльдән авыл кешесе электр энергиясенең 1 квты өчен 2,58 тиен генә түләр дип көтелә.

    Су белән тәэмин итүгә бәяләрне Монополиягә каршы хезмәт белән килештереп һәм Татарстан Хөкүмәтенең бу уңайдан кабул ителгән карарларыннан чыгып, һәрбер район үзе билгели. Безнең районда 2018 елның 1 январеннән суга бәя 33,02 сумны тәшкил итә. Һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләгән өчен бер кеше өчен 22,62 сум түлибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: