Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Укучым-горурлыгым

    Сәхнәдән моңлы җыр агыла. Кем соң бу моңлы тавышы белән олыларның да кечеләрнең дә күңел кылларын тарткалаучы егет? Сүзем Иске Кәкерле урта мәктәбенең 9 класс укучысы Ранис Алиев турында.

    Ранисны безнең районда гына түгел республикабызда да яхшы беләләр. Балачактан ук җырга-моңга гашыйк бала ул. Эчкерсез, сабыр һәм талантлы укучым белән чын күңелдән горурланам мин. Һәрчак туры сүзле, гадел Ранисны сыйныфташлары да бик хөрмәт итәләр,анын унышларына куаналар.

    Ул "Созвездие-Йолдызлык"," Радуга-Салават купере" һәм башка шундый саллы конкурсларда берничә ел рәттән катнашып Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алып килә. Март аенда үткәрелгән VI нчы республика күләм "Дулкыннар" бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек булса, апрель аенда төбәкара татар жыры "Язгы моңнар" фестиваль -конкурсында I нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Шушы коннәрдә укучым IV Халыкара төрки халыклары фестивале "Урмай -Зәлидә"дә катнашты һәм II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.

    Ранис гаиләдә әнисе,абыйсы һәм әбисенең ныклы терәге ул. Олылар киңәшен тотып, тормышка, моңга гашыйк булып киләчәккә атлый укучым. Тормыш юлында гел уңышлар һәм бәхетләргенә юлдаш булсын иде аңа Иҗади уңышлар сиңа, Ранис. Моң чишмәң беркайчанда саекмасын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: