Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Кәкерле авылында яшәүче Герой Ана - Нәкия Хөснуллина янында кунакта

    Сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының юбилей бәйрәмнәрен котлап, билгеләп үтү районда матур күркәм гадәткә әйләнде.

    Авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән берсе - Герой Ана - Нәкия Миңнегали кызы Хөснуллина шушы көннәрдә үзенең туган көнен- 85 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы авыр елларда ун балага гомер бүләк итеп, аларны илгә-көнгә яраклы итеп тәрбияләү һәм кеше итү Мөнир абый белән Нәкия апага һич җиңел булмагандыр. Шушы авыр хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, ул бүген балаларының кадерле әниләре, оныклары һәм оныкчыкларының сөйкемле әбиләре. Кызганычка каршы, Мөнир абый күптән гүр иясе инде. Ләкин шулай булса да, нигез таркалмады, балалары һәм оныклары кайткан төшкә ишекләре ачык.

    Шушы көннәрдә без мәктәп укучылары белән бергәләп, Нәкия апаны юбилее белән котладык һәм кечкенә концерт номерлары күрсәттек. Олы күңелле апа үзенең чиксез рәхмәтләрен белдереп укучыларга, мәктәп администрациясенә изге теләкләрен җиткерде. Без дә үз чиратыбызда, аны юбилее белән котлап, бар гомеренә исәнлек -саулык, күңел тынычлыгы, балалар бәхете теләп калабыз. Картлык көннәрендә аяз көннәре күп булып һәрдаим күңелен шатландырып торсын иде. Бүгенге көндә Нәкия апаның тугыз баласы сау-исән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: