Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм узды

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш...

Безнең Алимов З.З.исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе дә әлеге күркәм бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Бәйрәм 7 нче март көнне мәктәп залында үтте. Тантананы мәктәп директоры Ш.М.Абдрахманов ачып җибәрде һәм барлык хатын- кызларны бәйрәм белән котлады. Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Р.Мөхәммәтҗанов исә үзенең теләкләрен сүз белән дә әйтте, баянда да уйнап җиткерде.

Иң элек залга мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Алар хатын-кызларга багышланган шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Өлкән сыйныф укучылары катнашында Ш.Хөсәеновның "Әни килде" драмасы буенча сәхнәләштерелгән өзек һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Рольләрне укучылар чын артистларча башкардылар , аларга зур рәхмәт.

Укучылар арасында "Кызлар" һәм "Егетләр" командасына бүленеп ярыш башланып киткәч, кичә тагын да җанланды. Ике командага да җанатарлар теләктәшлек белдереп катнашып утырдылар. Ярыш жюрисыз гына булмый инде ул.Уеннарга балларны ак яулыклы әбиләребез, мөлаем апаларыбыз: Г.Залалтдинова, С.Халилова, Д.Садыкова, Д.Сибгатуллиналар куеп барды. Ярышта ике команда да 60 ар балл җыеп, җиңүче булды.

Йомшак күңелле фәрештәләр!.. алар безнең гүзәл хатын -кызларыбыз. Моның шулай булуын кичәдә чыгыш ясаучылар тагын бер кат исбатладылар.

Бәйрәм бик күңелле булды. Кайнап торган самавыр, сый тулы өстәлләр артында да әле сөйләшүләр, котлаулар дәвам итте. Барысы да бәйрәмнән бик канәгать булып, мәктәп администрациясенә, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм исәнлек- саулык, уңышлар теләп өйләребезгә таралыштык.

С.Халилова , Г.Залалтдинова, Яңа Кәкерле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев