Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә пенсия буенча белемнәрен күтәрделәр

    Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә Пенсия фондының Чүпрәледәге бүлек җитәкчесе Илмир Измайлов эшлекле очрашу узды.

    Илмир Измайлов пенсия фондының башкарган хезмәте белән таныштырды һәм презентация ярдәмендә бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Мәгълүмат чаралары һәрдаим пенсия фонды тармагына караган яңалыклар белән таныштырып торса да, бу өлкәдә күп нәрсәне белеп бетермәвебез ачыкланды. Соңыннан күп санлы сорауларга җаваплар бирде.

    "Финанс грамоталылык көне"нә карата әйтелгән чыгышында мисаллар ярдәмендә күп төрле мәгълүматлар җиткерде һәм барыбызны да уйланырга мәҗбүр итте.Югары сыйныф укучылары өчен бу мәгълүматлар бигрәк тә кыймәтле булып тора. Шуңа да бу очрашуны бик кирәкле дип уйларга нигез бар.Киләчәктә дә мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикерләр әйтелде. Очрашу ахырында мәктәп директоры Шамил Абдрахманов барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында Илмир Измайлов укучыларны үзләренә экскурсиягә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: пенсия
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: