Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Кәкерле төп мәктәбе IT-чемпионнары республика топ-лидерлары арасында

    IT-чемпион" республика бәйгесендә Татарстан районнарыннан 75 меңгә якын мәктәп укучысы катнаша. Мәктәп укучылары 85 меңнән артык татарстанлыны ТР Хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәтте.

    Бәйгедә Балтач, Теләче, Мөслим, Саба, Чирмешән, Тукай, Чүпрәле районнары мәктәп укучылары актив катнаша. 2014 елгы бәйге үткәрелү вакыты аралыгында катнашучылар 267 337 балл җыйды. Исегезгә төшерәбез, катнашучыларга ТР Хезмәтләр порталында олыларның мәктәп укучысы логины белә теркәлүе өчен 1 балл һәм Портал аша һәр түләү өчен 5 балл өстәлә.

    Бәйгенең беренче этабы 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 26 майдан 10 декабрьгә кадәр узачак. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өч укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Декабрь аенда, шулай ук, "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүчеләрне дә билгеләп үтәчәкләр.

    Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучылары IT-чемпион бәйгесендә республика топ-лидерлары арасында бишенче урынны били.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: