Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында Яңа Чокалы башлангыч мәктәбенә иганәчелек ярдәме

    "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә чакырды.

    Әлеге акция кысаларында иганәчелек ярдәме алучы район мәктәпләре арасында Социалистик Хезмәт Герое Низаметдинов Р.М. исемендәге Яңа Чокалы гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең булуы да куандыра. Социалистик Хезмәт Герое Равил Мифтах улы Низаметдиновның улы Фәнис Низаметдинов әтисенең исемен йөрткән мәктәпкә ел саен ярдәм итеп килә.

    -Фәнис Равил улы авылны онытмый, мәктәбебезгә еш кайта, безнең мәктәп тормышы белән һәрдаим хәбәрдәр булып тора. Үткән елда безнең мәктәпкә программа нигезендә капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде. Герой улы шул вакытта мәктәпкә 100 мең сум күләмендә иганәчелек ярдәме күрсәтте. Әлеге акчаларга без мәктәпкә шкафлар, парталар, компьютер өстәлләре, һәр кабинетка такталар, урындыклар алдык. Капиталь төзекләндерү вакытында мәктәп коридорының түшәмнәре алыштырылмыйча калган иде. "Иске түшәмнәр генә мәктәпнең матурлыгын бозмасын, балаларның кәефләрен кырмасын, төзекләндереп бетерегез", дип Фәнис Равилевич мәктәпкә агымдагы елда соңгы кыңгырау бәйрәменә кайткач та 100 мең сум акча бирде. Әлеге акчага без түшәмнәрне алыштырдык. Күрәсез, ничек яктырып китте сыйныф бүлмәләре, коридор. Фәнис Низаметдиновка шәхсән үз исемемнән, укучылар, аларның ата-аналары исеменнән олы рәхмәтләребезне газета аша да җиткерәсебез килә,-ди мәктәбе өчен горурланып Яңа Чокалы гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе җитәкчесе Зөбәрҗәт Юнусова.

    Мәктәптә, шулай ук, музей да эшләп килә. Биредә авыл, элеккеге Бауман исемендәге колхоз тарихы, Социалистик Хезмәт Герое Равил Низаметдиновның тормыш юлы, эшчәнлеге турында мәгълүматлар тупланган.

    Ралинә Дружкова, 4 сыйныф укучысы:

    -Мәктәбебез бик матур. Сыйныф бүлмәләре зур, чиста, яңа парталар, урындыклар... мәктәпкә киләсе генә килеп тора. Безгә шундый шатлык бүләк иткән өчен Фәнис абыйга рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: