Туган җиргә берәү дә чит түгел
Кайларга гына сибелеп яшәми дә, кайда гына эшләми безнең милләттәшләр. Шуңа да карамастан татар кешесе һәрчак "үз милләтем, үз гореф-гадәтем" дип җан ата. Ә иң мөһиме бу тормышта һәм иң авыры - нинди генә язмышларга тарысаң да, һәрчак кеше булып калу, кешечә яшәүдер.
Ветераннарның район советы өлкәннәр белән даими очрашып тора, аның канаты астында алар үзләрен рәхәт тоя, борчыган көндәлек проблемаларны да шунда килеп чишү юлларын эзли. Соңгы елларда юбилярларны ветераннар советына чакырып юбилейлары уңаеннан иң җылы теләкләр әйтү, тәбрикләү сүзләре ирештерү матур традициягә әйләнде. Өлкән кеше күп нәрсәгә өмет тә итми, иң мөһиме аңа кешечә игътибар кирәк. Картлык шатлык түгел инде, шулай да "эт күңеле бер сөяк" дигәндәй, әз генә итагатьлек күрсәтелсә дә өлкән кеше үзендә канәгатьлек хисе тоя. Равил Гобәйдуллов Чепкас - Илмәт авылында туып үссә дә, өч дистә елга якын гомерен Камчаткада үткәрә. 1959 елда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул вакыттагы "Правда" колхозында хезмәт юлын башлый. Өч елдан соң язмыш аны җир читенә - Камчаткага алып килә. Хәрби заводта моторист, электрик һөнәрләрен үзләштерә, тапшырылган эшен үрнәк күрсәтеп башкарганы өчен мактау сүзләренә лаек була. Тормыш иптәше Эмма белән дә шунда танышалар. Башкортстаннан килгән татар кызы тез гәүдәле, чибәр һәм акыллы егеткә беренче күрешүдән үк гашыйк була.
"Эмма фармацевт белгечлекле иде, күп еллар аптека җитәкчесе булып эшләде. Аның белән ике бала - кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Өч оныгыбыз бар. Тулы тормыш белән яшәсәк тә туган җир сагындыра икән, олыгая башлагач Чепкас - Илмәткә кайттык, яши - яши 80 яшькә дә җителгән, сизми дә калганмын. Юбилеем уңаеннан ветераннар советына чакырдылар, җылы матур теләкләр әйттеләр, рәхмәт үзләренә, бик күңелле һәм иң якын кешеләремне очраткандай булдым",- ди Равил абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев