Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе тарафыннан җир белән эшләүчеләргә билгеле бер таләпләр куела

    ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан җир белән эшләүчеләргә билгеле бер таләпләр куела.

    Иң башлап шуны искәртәсем килә, туфракның уңдырышлы катламын күчерү, пестицидлар, агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлегенә, тирә-юньгә тискәре тәэсир ясаучы башка химик матдәләр куллану нәтиҗәсендә җиргә зыян китерү катгый тыела. Җир белән эшләүчеләр, шулай ук, җирләрне яхшырту, аларның уңдырышлы катламын саклау буенча куелган таләпләрне төгәл үтәргә бурычлылар.

    ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе тарафыннан җир белән эшләүдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта җир хуҗаларына закон бозуларны билгеле бер срокка бетерүне күрсәтеп предписаниеләр бирү, административ штрафка тарту да каралган. Бирелгән предписаниеләрдә күрсәтелгән срокта җитешсезлекләр бетерелмәгән очракта ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге белгечләре эше мировой судка тапшыралар. Суд РФ КоАПның 19.5 маддәсенең 25нче бүлеге нигезендә карар чыгара, ягъни гражданнарга 10 меңнән 20 меңгә кадәр, вәкаләтле затларга-30 меңнән 50 меңгә кадәр яисә өч елга кадәр дисквалификацияләү, юридик затларга 100 меңнән 200 меңгә кадәр административ штраф бирү каралган.

    Бирелгән барлык предписаниеләр дә "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре тарафыннан учетка алына һәм аны үтәү сроклары кысаларында закон бозуларны бетерү кабат тикшерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: